Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Конституция мәхкәмәләре бик кирәк"


Сулдан уңга - Татарстан Конституция мәхкәмәсе башлыгы Виктор Демидов, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин
Сулдан уңга - Татарстан Конституция мәхкәмәсе башлыгы Виктор Демидов, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Конституция мәхкәмәcен һәр төбәктә булдырырга кирәк, дип саный. Ул, бу мәхкәмәләр федераль үзәк биргән вәкаләтләрне урыннарда багып торырга мөмкинлек бирә, ди.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, республика яки өлкәгә бирелгән вәкаләтләрне багып торыр өчен конституция мәхкәмәләрен Русиянең һәр төбәгендә булдырырга кирәк.

Парламент рәисенең әйтүенә караганда, әлегә бу төр мәхкәмәләр Русиядә 80нән артык төбәкнең 17сендә генә бар. Төп кануннар рөхсәт иткән очракта да кайбер төбәкләр андый мәхкәмәләрне кирәксенми.

Конституция мәхкәмәләрен үстерү турында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чәршәмбе көнне Казанда парламент бинасында булган Конституция (Нигезләмә) мәхкәмәләре рәисләренең Шурасы утырышында әйтте.

Әлеге җыенны Русия конституция мәхкәмәсе башлыгы Валерий Зорькин үткәрде. Анда Татарстаннан тыш аерым төбәк мәхкәмәләре җитәкчеләре дә катнашты.

Бу Шура утырышы, Думаның төбәкләрдәге төп кануннарда президент сүзен алу карары белән бер ук вакытка туры килде. Әмма анда президент атамасын бетерү турында сүз бармады.

Парламент рәисе соңыннан үткән матбугат очрашуында, вакыт бара, кайбер нормалар искерә, аларны үзгәртергә туры киләчәк, дип әйтте. Әмма төп канунның конкрет кайсы маддәсе турында сүз барганын тәгаенләмәде.

Шура утырышында исә Республикадагы Конституция мәхкәмәсенең эше яхшы мисал итеп күрсәтелде. Татарстанда бу институт 10 ел элек булдырылган иде. Ул Татарстан конституциясе нигезендә килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны табарга һәм үзенә төзәтергә мөмкинлек бирде, диде парламент рәисе.

Республиканың Конституция мәхкәмәсе 10 елда 87 ахыргы карар кабул иткән. Төрле дәрәҗәле хакимият чыгарган 100гә якын карарга бәя биргән. Шулай ук бу мәхкәмә аерым кешеләрнең конституцион хокукларын яклаган, хакимиятне формалаштыруга кагылышлы карарлар кабул иткән.

Ягъни Конституция мәхкәмәсе Татарстанга дәүләт буларак яшәргә ярдәм иткән. Фәрит Мөхәммәтшин: "Төбәкләргә Конституция мәхкәмәләрен булдырудан курыкмаска кирәк. Федераль һәм төбәк вәкаләтләре аерылган. Мәхкәмә теге яки бу карарны гамәлдән чыгара алса да, гадел хөкемнең көче, хокукый дәүләтнең максаты шунда икәнен аңларга кирәк", ди.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Валерий Зорькин
Русия конституция мәхкәмәсе башлыгы Валерий Зорькин көчле федераль үзәк тарафдары булып саналса да, төбәкләрдә дә төп кануннарга карап эшләүче мәхкәмәләрне үстерү фикерен яклый.

Ул җыендагы чыгышында: "Конституция мәхкәмәләре хакимият һәм ватандашлар җәмгыяте арасындагы медиатор вазыйфасын үти, дип белдерде. Алар хакимият яклы карар кабул итмәгән очракта да, бу – мәсьәләне цивиль рәвештә хәл итү юлы. Бу урамнарда әйтелгән фикерләрдән яхшырак", дип әйткән.

Чарадан соң Конституция (Нигезләмә) мәхкәмәләре җитәкчеләре Шурасының даими эшләүче оешмага әверелүе турында карар кабул ителде. "Һәм моның өчен Татарстан вәкилләре аеруча тырышлык күрсәтте", дип хәбәр итте Русия Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин.

Бу җыеннан соң аны Татарстанның беренче һәм икенче президентлары кабул итте, Казан Федераль университетта аңа мактаулы доктор исеме бирелде.

Татарстан җитәкчелеге Конституция мәхкәмәсенең абруе үсә бара дигән арада, аның эше белән канәгать булмаучылар да шактый.

Мәхкәмә тармагының башка юнәлешләрендә эшләүче хокукчылар арасында, Татарстанда Конституция мәхкәмәсенә ихтыяҗ юк дәрәҗәсендә, ул чыгарган карарларны кирәксенүчеләр бик сирәк, дип әйтүчеләр бар.
XS
SM
MD
LG