Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Чак-чак” “Чәк-чәк”кә әйләнерме?


Татарның милли тәм-томы - чәк-чәк
Татарның милли тәм-томы - чәк-чәк

Татарстан башкаласында төрледән-төрле яңа технологияләр, тәҗрибәләр еш уздырыла. Берүк вакытта 2013 елгы Универсиадага хәзерлек тә тулы көченә бара. Әмма башкалага килгән кунакларга биреп җибәрерлек өстенә татарча язылган яисә “Татарстанда эшләнгән” тамгалы күчтәнәчләр һәм бүләкләр юк дәрәҗәсендә.

Һәрберебез дә гадәттә берәр җиргә баргач, ул җирлекнең нинди дә булса ризыгын күчтәнәч итеп, дус-ишләребезгә алып кайтырга тырыша. Русия күләмендә “өченче башкала” дип йөртелгән Казанда ничектер күчтәнәчләр мәсьәләсенә игътибар җитми.

Дөрес, мондый күчтәнәчләр юк, дип әйтеп булмый. Ләкин бер караганда һәр кибеттә тулып торырга тиешле бу тауарларның урынын белмәсәң, аларны җиңел генә табармын димә. Булганнарының да күбесендә милли татар ризыкларының исемнәре “Чак-чак”тагы кебек, русчага әйләндерергә тырышылган.

Бу көннәрдә Питербурдан Казанга кунакка килгән Салават исемле татар егете үз шәһәренә кайтыр алдыннан “Пятерочка“ кибетенә күчтәнәчләр алырга кергән. Ләкин ул, “Татарстанда эшләнгән” яисә татар тамгалы күчтәнәчләрне очрата алмадым”, ди.

“Казан кибетләре бик бай, анысы сүз дә юк. Әмма гади генә конфет-прәннекләрнең Казанда җитештерелгәнен табып булмады. Кайберләре Казанда җитештерелгән булса да, исемнәре бары тик урыс телендә генә язылган.

Өйдәгеләргә чит өлкәләрдә эшләп чыгарылганын, яисә урыс телендә язылган тәм-том алып кайтсам, алар миннән көләчәк бит инде. Татарстанга хәтлек бардың, шунда эшләнгән, татарча язылган күчтәнәч табып булмадымыни диячәкләр”, дип уфтана Салават.

“Әлбәттә, Казан кибетләрендә бик тырышып эзләсәң, татарча язылганнарын табырга буладыр да, бәлки. Әмма үзем кергән берничә кибеттә аларны күрмәдем”, ди ул.

Салават алган күчтәнәчләрен берәм-берәм күрсәтеп, аларның һәрберсенә аңлатма да бирде.

“Мин әниләргә “Татарстан”, “Казан” дигән сүзләр язылган конфетлар, күчтәнәчләр алып кайтырга җыенган идем. Әмма аның хәтле күп әйбер таба алмадым. Эзли торгач шул кибеттән “Нан Казанский” исемле конфет-печенье таптым. Аны алмаган да булыр идем бәлки, ләкин анда “Казанский” сүзе бар һәм ул Казанда чыгарылган.

Ике төрле конфет алдым. Аның берсе Липецкида чыккан – “Веселый журавлик” дип аталган, берсе Мари Илендә чыккан – “Лесная ягода” исемле.

Менә кекс. Исеме “Уфимский новый” дигән. Мин аны башта, Уфадан килгәндер, дип уйлаган идем. Ул Казанда чыккан икән.

Ә менә бу – хәләл казылык, “Султанская” дип аталган. Пенза шәһәрендә чыккан.

Прәннек алдым, “Тульский” дигән. Туладан хәтлек килеп җиткән.

Чәйләр дә алдым, Рязаньда чыккан.

“Казан”, “Татарстан” дигән язулыларны күпме эзләдем, әмма таба алмадым. Мин бу күчтәнәчләрдән бер дә канәгать түгел. Мин алган әйберләр арасында “Аһ” итәрлек тауарлар булмады инде”, ди Питербурдан килгән татар егете Салават, һәм “Мин барыбер өметемне өзмим әле. Киләчәктә Казанда ризыкларны татарча исемнәр белән атап, сатуга чыгарачакларына ышанам”, дип өсти ул.
XS
SM
MD
LG