Accessibility links

“Русиядә кем хуҗа?” дигән сорауга Forbes җавабы


Путин белән Медведев Сочида
Путин белән Медведев Сочида

Путин президентлык дилбегәсен Медведевка тапшырганнан бирле “Русиядә кем башрак?” дигән сорау күпләргә тынгы бирми.


4 ноябрь көнне Forbes журналы дөньяның иң куәтле кешеләре исемлеген игълан итте. 68 кешелек бу исемлектә Путин 4нче урында, Медведев – беренче унлыкта да юк.

Путинның Медведевтан өстәрәк торуын Forbes болай аңлата: “Премьер-министр Путин үзе президент итеп билгеләгән Медведевтан күпкә куәтлерәк. КГБның элекке офицеры 2012 елда зур ихтимал белән янә президент булачак. Күптән түгел интернетта «Путин-2012.рф» сәхифәсе дә теркәлде.

Медведев – 12нче урында. Forbes язуынча, соңгы вакытта ул шактый мөстәкыйльлек күрсәтә: куәтле Мәскәү мэрын урыныннан алды (Лужков, Путин әйбәтрәк президент, дип ычкындыргач), АКШ дошманы Уго Чавеска атом станциясе төзеп бирергә вәгъдә итте, Америкадан куылган ун Русия шпионына югары бүләкләр тапшырды. Шуңа да карамастан, дилбегә барыбер Путин кулында, ди Forbes.

Иң куәтлеләр исемлегендә Русиядән тагын бер кеше бар – Игорь Сечин (52нче урын). Вице-премьер һәм берүк вакытта (ЮКОСны “кабып йоткан”) «Роснефть» ширкәтен контроль итүче бу кешене Forbes “Җир шарында иң куркыныч кеше” дип атый. Ходорковскийны төрмәгә нәкъ менә ул утырткан дип саный күпләр. Financial Times басмасы аны “Русиянең Ришельесы” дип атый һәм 2012 елда президентлыкка нәкъ менә аны фаразлый.

Ә менә беренче урынны Forbes журналы быел Кытай җитәкчесенә биргән. АКШ президенты Барак Обама – икенче урында, Согуд патшасы – өченче.

Дөньяның иң куәтле кешеләре (беренче унлык):
  1. Ху Цзиньтао (Кытай җитәкчесе)
  2. Барак Обама (АКШ президенты)
  3. Абдулла (Согуд патшасы)
  4. Владимир Путин (Русия премьер-министры)
  5. Бенедикт XVI (Рим папасы)
  6. Ангела Меркель (Германия канцлеры)
  7. Дэвид Камерон (Британия премьер-министры)
  8. Бен Бернанке (АКШ үзәк банк рәисе)
  9. Соня Ганди (Һиндстанның Милли Конгресс җитәкчесе)
  10. Билл Гейтс (Microsoft ширкәтенә нигез салучы)
Исемлектән күренгәнчә, куәтле булу өчен акча гына җитми икән. Дөньяның иң бай кешесе – Мексика магнаты Карлос Слим – 22нче урында гына.

Шул ук вакытта, Facebook челтәренә нигез салган 26 яшьлек миллиардер Марк Цуккерберг БМО генераль секретареннан да куәтлерәк.
XS
SM
MD
LG