Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнзаман Баттал: “Русиядә бәйрәмнәр сугышлар белән бәйле”


Красноярски яшьләре Бердәмлек көне уңаеннан Русия харитасы хасил итеп җыелды
Красноярски яшьләре Бердәмлек көне уңаеннан Русия харитасы хасил итеп җыелды

“Азатлык” хәбәрчесе Чаллы урамнарында һәм фатирларда булып, 4 ноябрь көненең нинди бәйрәм икәне белән кызыксынды. Телефон аша Казаннан, Түбән Камадан да мәгълүмат алды. Сөйләшкән кешеләрнең бер өлеше бу бәйрәм ни хөрмәтенә булуын белми, белгәннәре бәйрәмне кирәксенми.

Бәйрәм көне саналган 4 ноябрьдә билгесезлек чалымнары күренде. Халык нәрсә бәйрәм итә? Чаллының балалар бакчасында эшләүче Нәсимә Дәүлиева бу көнне конституция бәйрәме дип саный.

Гәүһәрия Арсланова кибеттә эшли. “Без яшь чакта бу вакытларда октябрь бәйрәмен уздыра идек. Бүгенге бәйрәмне белмим”, ди ул.

“Азатлык” хәбәрчесе студентлар фикерен дә белде. КФУның Чаллы бүлегендә укучы Николай Никора 4 ноябрь бәйрәменнән беркадәр хәбәрдар икән.
Николай Никора


“Бүген халык бердәмлеге көне. 2005 елдан бәйрәм ителә. Болгавыр заманнарда халыкны берләштерү хөрмәтенә үткәрелә.

Русиядәге халык бердәмлеге урыннар белән бәйле, һәр җирдә аерыла. Мәскәү тирәсендә халык, мәсәлән, таркау. Урал ягы, Көнчыгыштагы халык бердәмлерәк”, дигән фикердә тора Н.Никора.

Казанда яшәүче язучы Фәнзаман Баттал бәйрәмне сугыш белән бәйли һәм гомумән кирәк түгел, дип саный.

“Кайбер дуслар шаяртып бәйрәм белән котлый. Аларга “рәхмәт инде якын итеп мыскыл итүегезгә”, дип җавап бирәм.

Моннан 398 ел элек, имеш, Русь поляклардан котылган. Бу Русиянең нинди генә котылган, җиңгән көннәре юк икән? Барысы да сугыш, кан кою белән бәйле.

Сугышны яраткан ил өчен сугышның бетәсе юк. Советлар Берлеге дигәне Маҗарстанга сугыш белән керде. Чехословакияне дә таптап чыкты, полякларны да кырды. Уртача 12 ел саен сугышып тора. Хәзер дә Кавказда азатлык өчен көрәшчеләр белән сугыш бара.

Ни өчен Русия сугыш башлый? Тыныч вакыттагы проблемнар бугазына баскач, аны хәл итә алмагач, сылтау табып, сугыш башлый. Хәзер менә японнар белән дә сугыш булмагае, дип борчылам. Сугыш булса да, халык анда бармаска мөмкин: ул аннан туйды.

Фәнзаман Баттал
Халык бәйрәмнән дә туйды. Русия Францияне, Төркияне 6 тапкыр җиңде. Ләкин алар бездән әйбәт яши, Русия – һаман хәерче. Сугышлар Русияне алга җибәрмәде. Кремльдәгеләргә, акчалары ташып торганнарга бу афәт күренмидер. Җитәр мондый бәйрәмнәр уздырырга.

Әле мәкалә язып утырам. Анда сугышта җиңүчеләр турында, батырлыклар хакында язып, халыкны рухландыруга каршы фикер ята. Язманы кайда бастырырга, дигән проблем гына бар”, ди язучы Ф.Баттал.

Түбән Кама ТИҮе рәисе Хәлил Әюпов әйтүенчә, бәйрәм – ясалма, тормышта үз урынын тапмаган.
XS
SM
MD
LG