Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куба һәм Пакстанда казага очраган очкычларда исән калучы юк


Кубада бер юлчы очкычы казага очрады. Oчкычтагы барлык кеше һәлак булган. Associated Press хәбәр агентлыгы казаның Санкти-Спиритус вилаятендә булуын хәбәр итә.

AeroCaribbean очкычы Сантьяго-де-Кубадан Һаванага бара торган булган.

Oчкычта 61 юлчы һәм 7 хезмәткәр булган. Юлчыларның 28е чит ил ватандашы булуы белдерелә.

Пакстанда исә илнең төньягындагы Карачи шәһәре һава аланына ерак түгел казага очрап төшкән очкычта исән калучы булмады.

Пакстан җитәкчеләре очкычта 20 кеше һәм 2 пилот булуын белдерә, аларның барсы да үлгән.

Казага очраган очкыч хосусый нефть ширкәтенеке булган.
XS
SM
MD
LG