Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Азия илләренә сәфәр башлый


АКШ президенты Барак Обама 5 ноябрьдән 10 көнлек сәфәр белән Азия илләренә барачак.

Обама Һиндстан, Индонезия, Көньяк Корея һәм Япониядә булачак. Обама беренче буларак Һиндстанның Мумбай шәһәренә бара. Анда ул Һиндстан җитәкчеләре белән иминлек һәм террорга каршы көрәш мәсьәләсе турында сөйләшәчәк. 2 ел элек биредә булган террор һөҗүмендә 160 кеше һәлак булган иде.

Индонезия сәфәреннән соң исә Обама Сеулда "Зур 20лек" җыенында катнашачак.

Обама шулай ук Япониядә Азия-Тын океан илләренең икътисади хезмәттәшлек саммитында катнашачак.
XS
SM
MD
LG