Accessibility links

дүшәмбе, 27 февраль 2017, Казан вакыты 18:58

Әфганстандагы һөҗүмдә 5 кеше үлде


Әфганстанда булган интихар һөҗүмендә 5 кеше һәлак булды.

Полиция Фәрьяб шәһәрендәге базар мәйданында бер сугышчының кулындагы бомбаны шартлатуын белдерде.

Икенче яктан, НАТО кичә Талибан сугышчылары белән чыккан бәрелештә 2 НАТО хәрбиенең үлүен белдерде.

Шулай итеп, Әфганстанда быел үлгән чит ил хәрбиләр саны 619га җитте.

XS
SM
MD
LG