Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Оренбур театрында берьюлы ике бәйрәм


Оренбур татар дәүләт театры төркеме

Оренбур татар дәүләт театры төркеме

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры оешуына 20 һәм Оренбурда беренче татар профессиональ труппа барлыкка килүгә 105 ел тулды. Тантанада Оренбур һәм Казан театрлары вәкилләре дә катнашты.


Оренбур татар театрына Ильяс Кудашев-Ашказарский нигез сала. Театр эчендә аның сыны тора – Камал театры бүләге. Шул сын янында Камал театрының сәнгать җитәкчесе Фоат Әбүбәкеров скрипкада уйнап, татар моңнарын яңгыратып торды.

Татар театры иң элек Оренбурда, аннан Казанда оешкан. Ике театр арасындагы дуслык әле дә дәвам итә. Камал театры җитәкчесе Шамил Закиров ике арадагы хезмәттәшлек турында болай диде:

“Безнең бу ике театр да, бер үк вакытта, XX гасыр башында барлыкка килгән. Ул вакытта ук театрлар арасында репертуар һәм гастрольләр белән алмашу булып торган. Оренбур театры – татар сәнгатенең иң актив иҗат итүче төркемнәренең берсе. Без бу төркемне юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез”.

105 ел элек якташларыбыз моны бик яхшы аңлаган: татар халкының бөек сәнгате – татар театрыннан башка тулы булмаячак. Шушы дәвер эчендә бу ялкын сәхнәдә, артистлар күңелендә, тамашачылар йөрәгендә балкый.



Шәһәрнең Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе әзерләгән күргәзмә дә моңа бер мисал. “Без бу күргәзмәдә өлкәне өйрәнүче татар зыялысы Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкулова эшләп калдырган ике альбомны тәкъдим итәбез. Беренчесе – театрның үзе турында булса, икенчесе – татар театрының чишмә башында торучы Ильяс Кудашев-Ашказарский турында. Тамашачылар бик теләп карыйлар”, диде китапханәче Вәсилә Шәрәфетдинова.

Оренбур татар театры сәхнәсенә беренче Халык артистларын бирә. Алар арасында Фатыйма Ильская белән Хәлил Әбҗәлилов исемнәрен атау да җитәдер.

Оренбурда узган гасырның 70-80нче елларына кадәр татар театры төрле исемнәр белән эшләп килгән. Театрда 50 ел җитәкчелек иткән режиссер Вәли Фатыйхов, Оренбур татарларыннан беренче булып, РСФСРның атказанган артисты дигән исемгә лаек булган.

Сәхнә ветераны Разыя Рафикова: “Бу елларда безнең спектакльләрне тере эфирда еш күрсәтәләр иде”, ди.

1990 елда театрга янгыннан калган филармония бинасы бирелә. Аны төзекләндерү эшләре 2008 елда гына тәмамлана. Театр хезмәткәрләре әлеге казанышлар өчен театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаевка рәхмәтле. Юбилейда Рөстәм Әбдерәшит улына Русия мәдәният министрлыгының мактау хаты тапшырылды. Театр хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге мактау кәгазьләре дә бирелде.

Танылган режиссер Рифкат Исрафилов Оренбур татар театрының нәкъ 105 ел элек оешуын раслаган кәгазне өлкә архивыннан тапкан.

“Чыннан да, татар театры хәрәкәте 1905 елда Оренбурда башланган. Моны раслаучы кәгазьләрне без өлкә архивыннан таптык:

“Восточный праздник. Городской театр. Сегодня, 3 декабря 1905 года, первый раз в России труппа мусульманских драматических артистов под управлением Кудашева-Ашказарского дает спектакль на русском и татарском языках – “Горе от ума”, “Ревизор”, на татарском – “Свет – тьма” (“Яктылык – караңгылык”). Бу документлар – моңа дәлил “, ди режиссер.

Казан кунаклары тарафыннан үзенчәлекле котлаулар һәм бүләкләр дә булды. Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Илдар Миңгәрәев Оренбур һәм Әстерхан театрлары Казан театры өчен зур шәхесләр биргәнлеген ассызыклап үтте.

Татарстанның мәдәният министрлыгы исеменнән Рәшит Фәтхуллин яңа спектакльгә атап зәңгәр шәл бүләк итте. Камал театры җитәкчесе Шамил Закиров Оренбур театры өчен махсус эшләнгән альбом-китап тапшырды.

Бүгенге көндә 25ләп актеры булган, драматург Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөрткән театр, республикалардан тыш, Русиядә бердәнбер татар дәүләт драма театры булып кала бирә.

Оренбур театры бәйрәмнәрдән соң, ноябрьдә Казанга гастрольгә җыена.

XS
SM
MD
LG