Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

Казанда мәшһүр җырчыга багышланган “Моң патшабикәсе” дип аталган документаль фильм тәкъдим ителде.

Әлеге 50 минутлык документаль фильмны “Татаркино” һәм “Таң” студиясе әзерләгән. Язучы Рабит Батулла төшергән һәвәскәр видео-язмалар кулланылган.

Рабит Батулла
“Әлфия Авзалова белән минем гаиләмнең таныш булуына 30 елдан артык вакыт үтеп киткән. Без ут күршеләр идек, бер йортта яшәдек. Талантына һаман да сокланып туймыйм. Кич утырган чакларда аның турында мәгълүмат туплый башладык. Мин аның һәрбер кыланышын, пәрәмәч пешерәме ул, оныклары белән уйныймы, 15 ел әүвәл видео тасмага төшерә бардым. Мин Әлфия Авзалованың күршесе булудан битәр, аның библиографына да әверелдем. Ул китап инде дөнья да күрде”, дип сөйли Рабит Батулла фильмда.

Батулла фикеренчә, төшергән тасмалар гаилә кысаларында гына калмыйча, киң тамашачы хозурына да чыгарга тиеш.

Ноябрь башында “Мир” кинотеатрында үткән фильмны тәкъдим итү кичәсенә “Татаркино” вәкилләре Әлфия Авзалова үзе һәм чордашы Илһам Шакиров та киләчәк, дип өметләндергән иде. Шәхесләр күренмәде.

Моң ятимлектән


Зал тутырып килгән тамашачы җырчы белән экран аша гына аралашты. Иҗат берлеге әсәрне “Моң патшабикәсе” дип атаган. Әлфия Авзалова үз тавышының моңлы булуын ятимлектән күрә.

“Моң ятимлектән, авырлык күрүдән килә ул. Күкәй эченнән чыккан әнә минем кызларда берсендә дә моң юк. Алар рәхәттә үстеләр”, дигән булган җырчы салкын тиеп моңы гына түгел, ә тавышы да бетеп торган чакта.

Әлфия Авзалова 1997 елда әнә шулай дип әйткән булган. Әтисенең көтүче булуын да, киң күкрәктән чыккан тавышының авылның әллә кай төшеннән үк ишетелеп торган булуын да белдерә ул.

Ә иң яраткан җырчысы Зифа Басыйрова булган икән. Фильмда кечкенә чакларында баганага эленгән репродуктордан Зифа Басыйрова тавышы яңгырый башлауга кечкенә Әлфиянең йөгереп килеп колагын куеп тыңлап торуы да, Казанга киткән чакта туганнарының пароходка кадәр озата килеп, кул болгап калулары һәм башка мизгелләр күрсәтелә. Иҗат берлеге тарихка да хәйран гына урын биргән.

Сумкаң тирән булса гына...


Фильмда киночыларның Әлфия Авзалова иҗатына игътибарсызлыгы да телгә алына. Бүгенгә кадәр җырчы турында бер генә фильм да төшерелмәгән булган.
Әлфия Авзалова, 1997 ел.

“Минем турында фильм төшерелмәде. Чөнки телевидениегә бару өчен дуслык кирәк икән. Алар тирәсендә гел әйләнеп йөрү дә, сумкаңның тирән булуы да мөһим.

Алар арасыннан берәү: “Әлфия апа быел сине табигатьтә төшерергә уйлыйбыз, ләкин әзрәк акча түләргә туры килер”, диде. Мин түләмим, ятимнәрем күп, дидем. Мин үлгән сеңлемнең балаларын ашатам. Шуннан мине алар чакырмады”, ди Әлфия Авзалова.

“Тәләкәй”не кем башкарыр?


“Моң патшабикәсе” фильмы белән танышкан тамашачы Әлфия Авзалова башкаруында кара тәлинкәләрдә генә сакланып калган, бүгенгә кадәр әле беркем дә башкармаган башкорт халык җыры “Тәләкәй”, авзаловача гына башкарылган татар халык җыры “Шахта”ны да ишетте.

“Казанга 18 яшем тулганда килдем. “Тәләкәй”не 19-20 яшь тирәләрендә җырладым. Атказанган артистыбыз Рифкәт Гомәров уйнады миңа. Ул яшь килеш минем бригадама килгән иде. Күрәсез, ничек моңлы итеп уйный. Ул да минем кебек үк ятим үскән.

Башкорт халык җыры “Тәләкәй”дә искиткеч матур сүзләр һәм көчле хисләр. Мин үлеп китсәм дә, бик бәхетле булыр идем, шушы җырны саф тавыш белән җырлаучы табылса, шатланып ятар идем. Кем җырлар икән бу җырны? Нинди йөрәк һәм нинди хис кирәк монда? Искиткеч бит...

Без филармониядә репетицияләр ясыйбыз. Тукта әле, мин әйтәм, үзенчәлек табасы килә. “Шахта”ны бөтен кеше җырлый. Бик матур җырлыйлар. Миңа ошый. Аларныкы кебек итәсем килмичә, үз тавышымның иркен булуын сизеп, тукта әле мин әйтәм, менә болайрак итеп (бормалырак) җырлыйм дидем. Кайсы кайта шахтадан, кайберләре җир астында кала. Гаиләләре елый. Шушы хәлләрне күз алдына китереп җырлыйм”, ди Әлфия Авзалова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG