Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент атамасын бетерүгә Башкортстанда карашлар төрле


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов "Мәскәү кушса, Башкортстан буйсыначак" ди.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов "Мәскәү кушса, Башкортстан буйсыначак" ди.

Русиядә бер генә президент булырга тиешлеге турындагы канун өлгесенең Дәүләт думасында каралуы Башкортстанда да төрле фикерләргә сәбәп булды. Эш исемдә түгел, ә аның эчтәлегендә, ди татар галиме, профессор Касыйм Йосыпов.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка соңгы арада журналистлар тарафыннан бирелгән сорауларда да шушы мәсьәлә бик еш кузгатыла. Хәмитов әфәнде үзенең беренче эш көннәреннән үк бу хакта тәгаен җавабын бирә килде.

“Мин әле яңа гына Башкортстан президенты сыйфатында ант китердем. Шуңа күрә дә бу атамадан баш тартырга җыенмыйм”, - дип ачыкча әйтте ул.

Соңгы көннәрдә дөнья күргән әңгәмәләрендә дә президент шундыйрак җаваплар бирә. Әмма, шул ук вакытта, Рөстәм Хәмитов үзенең дипломатия сәләтләрен дә күрсәтеп ала.

“Әгәр Русиядә бер генә президент булырга тиеш дигән федераль канун кабул ителсә, Башкортстан да, билгеле инде, ул канунга буйсыначак”, дип тә белдерде Рөстәм Хәмитов.

Фикерләр төрле

Башкортстан җәмәгатьчелеге арасында да президент атамасы мәсьәләсе турында төрле фикерләр, кызу бәхәсләр кузгалып ала.

Мисал өчен, башкорт милли оешмалары вәкилләре Башкортстан кебек зур милли республика җитәкчесе фәкать президент дип кенә аталырга тиеш дигән катгый фикерен яңгырата. Бөтендөнья Башкорт корылтаеның яңа гына билгеләнгән рәисе Илгиз Солтанморатов:

“Күк бүре” башкорт оешмасы һәм башка башкорт җәмәгатьчелек оешмалары Башкортстан президенты атамасы мотлак калырга тиеш”, дигән мөнәсәбәтен әйтә.

Кайбер хәбәрләргә караганда, башкорт милли оешмалары, хәтта, республикада президент атамасын калдыруны таләп итеп, урам җыеннары да оештырырга ниятли. Ләкин бу эш барып чыкмаска да мөмкин. Чөнки Рөстәм Хәмитов, үзенең тәүге эш көннәреннән үк, федераль үзәк белән республика арасында, һичнинди тарткалашка юл куелмаячак, дип кисәтеп куйган иде.

Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре әлеге мәсьәләдә сыгылмалылык күрсәтә. Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов фикеренчә, Русия җитәкчелеге илдә бер генә президент булырга тиеш дигән мәсьәләне күптән хәл иткән инде.

“Хәзер ул канун төсен генә алырга тиеш. Башкортстан җитәкчелеге ул канунга буйсынмый булдыра алмый”, ди Рамил Бигнов.

Республикадагы танылган татар галиме, профессор Касыйм Йосыпов та Башкортстан белән Татарстанда президент атамасының үзгәрүендә әлләни фаҗига күрми.

“Эш бит исемдә түгел, ә җисемдә. Әлбәттә, элек үк үз дәүләтен тоткан татар халкы президентлы булырга да хокуклы. Шул ук вакытта Татарстан җитәкчесен илбашы дип атыйбыз ич. Нигә әле шул исемне кулланмаска”, ди Касыйм Йосыпов.
XS
SM
MD
LG