Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тагын бер башлык читләтелә


Иглин районы хакимияте башлыгы Ришат Исхаков
Иглин районы хакимияте башлыгы Ришат Исхаков

Башкортстанның Иглин районы хакимияте башлыгы эшеннән алына дигән хәбәр таралгач, хаким өч айлык ялга киткән.

Яңа президент Рөстәм Хәмитов карары белән төрле җинаятьләре һәм кырын гамәлләре өчен берничә хакимият башлыгы вазыйфасыннан алынган иде.

Элекке президент Мортаза Рәхимов заманында кагылгысыз саналган район башлыклары хәзер җылы кәнәфиләреннән колак кага башлады. Иглин районы хакимияте башлыгы Ришат Исхаков республикада эшеннән алыначак чираттагы түрә була.

Ришат Исхаковның Иглин районын көрчеккә терәве, аның эшчәнлегендә төрле хилафлыклар булуы хакында элекке елларда да бәйсез мәгълүмат чыганаклары яза һәм сөйли килде.

Райондагы танылган фермер, республика парламентының элекке депутаты Хәсән Идиятуллин хәтта аның кырын гамәлләре хакында бер китап та язып нәшер итте һәм матбугат чараларына да гел әңгәмәләр бирә торды.

“Әмма Ришат Исхаковның ун ел буена районга җитәкчелек чорындагы кимчелекләренә хокук саклау оешмалары тарафыннан игътибар итү булмады, – ди Хәсән Идиятуллин. – Ришат Исхаков бернинди кануннарны да санга сукмый иде. Яңа президент килгәч кенә, хәлләр үзгәрә башлады”.

Хәсән Идиятуллин бу төбәктәге хәлләрне яхшы белә. “Район икътисады соңгы ун елда тәмам көрчеккә терәлде, – ди ул. – Район халкы тәмам гарык булган иде үзен патша итеп хис иткән хакимият башлыгыннан”.

Ришат Исхаков үзенең кайбер башлангычлары белән дә игътибар җәлеп итте. Аның бер яңалыгы хакында Русиянең байтак мәгълүмат чаралары да кинаяләп язып чыкты.

Ришат Исхаков районның рәсми оешмалары җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен бертөсле генә костюмнарга киенергә мәҗбүр иткән иде.
XS
SM
MD
LG