Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык Илдар Хановка агыла


Илдар Ханов
Илдар Ханов

Казанның “Хәзинә” сәнгать галереясендә Тукай бүләге иясе, рәссам-сынчы Илдар Хановның 70 яшьлеге уңаеннан аның иҗатын яктырткан фотокүргәзмә эшли башлады.

Музей хезмәткәре Дамир Фәсхиев белдерүенчә, соңгы вакытта казаннарда бу кадәр үк зур кызыксыну булмаган. “Илдар Ханов. Төрле тарафтан” (Ракурсы. Илдар Ханов”) дип аталган күргәзмәне өч көн эчендә 200дән артык кеше караган инде.

“Хәзинә”нең дүрт залына да Илдар Ханов иҗатын яктырткан фотолар эленгән. Шулай ук авторның дүрт сыны да куелган. Музейга килүчеләр бигрәк тә “Галәм гыйбадәтханәсе” рәсемнәрен зур кызыксыну белән карый икән.

Көне буе Илдар Хановка багышланган фильм да күрсәтелә. Бу фильм татар сынчысының Чаллы һәм Казан чорын да яктырта.

2010 елда Илдар Ханов Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды.

XS
SM
MD
LG