Accessibility links

Кайнар хәбәр

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне


Татарстанның суверенитет турындагы декларациясе, 1992 елгы референдум нәтиҗәләре нигезендә кабул ителгән Конституция бүгенге көнгә ни рәвешле барып җитте?

Татарстанда озын-озак яллар дәвам итә. 4 ноябрь – Халык бердәмлеге көненә бәйрәм чаралары, концертлар узды. 7 ноябрь – 1917 елгы октябрь инкыйлабы көненә коммунистлар урам чараларын әзерли. Ә менә 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көненә багышлап, тантаналы чыгышлар, концертлар планлаштырылмаган.

Урамга чыгып сораштыру үткәрсәгез дә, 6 ноябрь көнне төгәл нәрсәне бәйрәм итүен искә төшерүче сирәк очрар.

Ә бит заманында Конституция каршылыклар белән, каты көрәш нәтиҗәсендә кабул ителде. Ул Татарстанның Суверенитеты турындагы Декларация һәм 1992 елгы референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп язылды. Быел Татарстанның яңа заман тарихында кабул ителгән беренче Конституциясенә 18 ел тула.

1992 елгы төп канунда Татарстан республикасы – Русия Федерациясе белән берләшкән суверен демократик дәүләт, халыкара хокук субъекты, дип язылган иде. Аның үз мәхкәмәләре, хөкүмәте, ватандашлыгы бар иде. Татар теленә дәүләт теле статусы бирелде.

2002 елда, Русия һәм төбәк кануннары килештерелә башлагач, төп канунга күп үзгәрешләр кертелде. Аларның иң зурысы статуска кагылышлы иде.

Конституциянең беренче маддәсендә Татарстан демократик, хокукый дәүләт диелсә дә, республика анда Русия федерациясе субъекты итеп билгеләнде.

Татарстанның суверенлыгы төшенчәсе "Республика бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөстәкыйль" дигән рәвештә генә сакланды.

2002 елда төп канунны үзгәртү алдыннан чыгыш ясаганда, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев: “Cуверенитет сүзен төп канунда телгә алу кемгәдер ошамаска мөмкин һәм Конституцияне яңадан карап чыгарга теләүчеләр табылыр. Әмма Русия конституциясендә республикалар дәүләт буларак таныла, шуңа күрә теориядә дә, гамәлдә дә суверенитет төшенчәсен инкарь итеп булмый”, дип әйткән иде.

Ул вакытта төп канунда 90нчы еллар романтикасы белән кабул ителгән иреклекләр шактый киметелсә дә, 2002 елгы Конституциягә Татарстан өчен мөһим кайбер яңа төшенчәләр дә кертелде. Аерым алганда, төп канунның преамбуласында Татарстан конституциясе республиканың күпмилләтле халкы һәм татар халкының ихтыярын чагылдыра, диелде.

Шулай ук, бу Конституциянең 14нче маддәсендә "Татарстан читтәге татарларның милли-мәдәни үсешенә ярдәм итә", дип язылды.

Төбәк башлыклары Мәскәүдән билгеләнә башлагач, Татарстанның төп канунына тагын үзгәреш кертелде. Республика президентының турыдан-туры халык тарафыннан сайлануы турындагы 91нче маддә вакытлыча көченнән чыгарылды. Аның урынына Конституциягә президентны раслау турындагы яңа бер маддә өстәлде.

Бүгенге көндә, төп канунда республика башлыгын президент дип атау турындагы 89нчы маддәнең киләчәге шик астында. Русия Думасы төбәкләрдә президент атамасын тыю турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Моңа кадәр Татарстан рәсмиләре, республика президентлыктан баш тартырга җыенмый, Конституцияне үзгәртү булмаячак, дип белдереп килгән иде.

Әмма күптән түгел Казанга Русия Конституция мәхкәмәсе башлыгы Валерий Зорькин килеп китте, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның төп канунына төзәтмәләр кертелү ихтималы турында әйтте.

Ул, вакыт бара, нормалар искерә, кайбер маддәләрне үзгәртергә туры киләчәк, диде. Аерым алганда ул "Конституцияне үзгәртү эше иртәгә дә, Дума сайлаулары яисә Русия президенты сайлауларыннан соң да төгәлләнергә мөмкин", дип белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин кайсы маддәгә үзгәрешләр әзерләнүен әлегә ачыкламады.
XS
SM
MD
LG