Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Русия-Грузия: шымчылар җәнҗалы


Октябрь аенда Грузиядә Русия файдасына шпионлык кылуда шикләнелүче шымчылар тоткарланды. Җомга көнне аларның исемнәре билгеле булды.

Грузия Русия файдасына шпионлык кылуда шикләнелүче 13 кешенең кулга алынуын әйтә. Аларның дүртесе Русия ватандашы, калганы – Грузиянеке.

Җомга узган матбугат очрашуында Грузиянең контрразведка департаменты җитәкчесе урынбасары Отар Орджоникидзе шикләнелүче шымчыларның күбесе хәрби очучылар булуын белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге шымчыларны тоткарлау чарасы хакимиятнең берничә ел элек кабул иткән карары ярдәмендә мөмкин булган.

“Чараның уңышы 2006 елны чыккан хөкүмәт карары белән бәйле. Анда чит ил махсус хезмәтләренә эшләүче кеше моны яшермичә турыдан-туры килеп әйтсә, аңа җинаять эше кузгатылмаячак диелә. Берничә кешенең килеп сөйләвеннән соң, нәкъ шушы чара планлаштырылды”, ди ул.

Грузия телевидениесе исә җомга көнне тоткарланган шымчыларның үз шпионлык эшләре турында сөйләгән видеосын күрсәтте. Шуларның берсе бу хәлнең 2004 елны башлануын әйтте.

“2004 елны минем өемә Михаил килде һәм дусларча Грузия телевидениесе хәбәрләрен грузин теленнән урысчага тәрҗемә итәргә сорады. Ул аларның барысының да минем кулым белән дәфтәрдә язылган булуын теләде. Соңрак мин китәр алдыннан ул хушлашырга килде һәм аның кулында үземнең дәфтәрләрне күрдем. Ул миңа: “Син моның нәрсә икәнен беләсеңме?”, диде. Мин: “Әйе беләм, бу бит мин сиңа язган дәфтәрләр”, дидем. Аннары ул тагын: “Син моның нәрсә икәнен беләсеңме?”, диде. Мин “юк” дигәч, ул “бу синең төрмәгә билетың” диде. Мин башта аңламадым, “нинди төрмә” дип сорадым. Ул: “син миңа мәгълүматлар тәрҗемә итеп шул ук вакытта Грузиянең эчке сәяси хәлләрен анализлап бардың һәм миңа бирә килдең диде”, ди ул.

Русия Грузияне провокациядә гаепли

Франс-пресс хәбәр итүенчә, барлык шикләнелүче шымчылар, шул исәптән Русия ватандашлары да мәхкәмәгә Грузиядә тартылачак.

Әлеге хәл Русия белән булган киеренке мөнәсәбәтләрне тагын да катлауландырырга мөмкин. Мәскәү исә гаепләүләрне кире кага.

“Бу Саакашвили режимының Русия белән бәйле хроник шпиономаниясе” дип язды “Новости” агентлыгы Русия тышкы эшләр министрлыгына сылтама ясап. Министрлык фикеренчә, бу юкка гына хәзер уйлап табылмаган. Чөнки тиздән зур халыкара чара - Лиссабонда НАТО саммиты көтелә. Монда Русия президенты Дмитрий Медведев та катнашачак.

Шымчы дип шикләнелүче Русия ватандашларының икесе “Saybolt” ширкәте вәкилләре, берсе – эшмәкәр, тагын берсен Грузия эчке эшләр министрлыгы – Русиянең тикшерү идарәсенең элемтәләр урнаштыручысы дип белдерә.

Беренче очрак түгел

Соңгы вакытта Грузия белән Русия арасында шымчылык җәнҗаллары әледән-әле чыгып тора. Аның иң яңгыраш алганы 2006 елда булды. Ул чакта Тифлис һәм Батумида Русия файдасына эшләүче дүрт хәрби тикшерүче тоткарланды. Тифлис аларны шымчылыкта гаепләде. Моннан тыш Грузия эчке эшләр министрлыгы аларны террор гамәлләре белән дә шөгыльләнүен әйтте.

Мәскәү ул чакта хәрбиләрнең тоткарлануын бик кискен кабул итте. Русия транспорт министрлыгы Грузия белән барлык транспорт элемтәсен туктатуын әйтте. Һәм Грузия әйберләрен Русиягә кертүгә чикләү куелды.

Грузия эчке эшләр министрлыгы хәзерге чара инде дүрт ел элек үк башлануын әйтте. Илнең контрразведкасы Советлар Армиясенең элекке офицерын Русиянең күзләү идарәсенә үтеп керүенә ярдәм иткән. Ул анда элемтәче буларак эшләгән. Шымчылык эшен алып бару өчен Русия ягы аңа компьютер җиһазлары һәм мәгълүматны яшерү өчен программнар биргән. Ул аларны җибәреп торырга тиеш булган. Бу кеше исә Русиядән алган барлык әйберләрне Грузия эчке эшләр министрлыгына тапшырган һәм бу шымчылык челтәре эшләү нечкәлекләрен өйрәнергә мөмкинлек тудырган.

Элегрәк Грузия шымчылыкта шикләнелүче 20 кешенең тоткарлануын әйткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG