Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

“Коммерсантъ” газетасы журналисты каты кыйналган


“Коммерсантъ” газетасы баш мөхәррире Михаил Михайлин басманың журналисты Олег Кашинның кыйналуын төптән тикшерү өчен көрәшәчәк.

Михайлин “Газета.ру”га белдерүенчә, ул әлеге хәлне ачыклау өчен Мәскәү эчке эшләр идарәсе каршындагы җәмәгатьчелек шурасы аркылы тикшерүгә басым ясаячагын әйтә.

Шимбәгә каршы төндә билгесез кешеләр Кашинны өе янында каты кыйный. Журналист хастаханәгә озатылган һәм реанимациядә ята.

XS
SM
MD
LG