Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда мәчеттәге ике шартлауда 60лап кеше үлгән


Пакстанның төньяк-көнбатышында интихарчы оештырган мәчеттәге шартлауда иң аз дигәндә 55 кеше үлгән, 100ләбе яраланган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә.

Шартлау Хайбер-Пахтунхва вилаятендә Пешавар тирәсендә җомга намазы вакытында була.

Соңрак Пешаварга якын икенче мәчеттә тагын бер шартлау булып ким дигәндә ике кеше үлә.

Әлегә бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Марк Тонер мәчетләрдәге шартлауны гаепләп чыкты. Аның сүзләренчә, бу шартлаулар намаз укырга килүче гади кешеләргә каршы юнәлдерелгән.
XS
SM
MD
LG