Accessibility links

Барак Обама Азия илләренә сәфәрен башлый


Бүген АКШ президенты Барак Обама Азия илләренә сәяхәтен башлый. Ул Һиндстан, Индонезия, Көньяк Корея һәм Япониядә булачак.

Обама беренче булып Мумбаида тукталачак. Анда ул АКШ экспорты өчен уңай шартларны белү максатыннан сөйләшүләр уздырачак.

Һиндстаннан соң Обама балачагының дүрт елын уздырган Индонезиягә юл алачак.

Аннары ул “20лек төркеме” саммитында катнашу өчен Көньяк Кореяга киләчәк.

Япониядә Обама Азия-Тын океаны илләре икътисади хезмәттәшлеге оешмасы саммитында катнашачак.
XS
SM
MD
LG