Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның Киркук шәһәрендә шартлауда 25 кеше яраланган


Гыйракның төньягындагы Кирук шәһәрендә өч машинаны шартлату нәтиҗәсендә, 25 кеше яраланган.

Шартлау көрд патриотлары оешмасы җитәкчеләре яши торган йортлар янында оештырылган. Әлеге оешманың башлыгы булып ил президенты Җәлал Талабани тора.

Күпмилләтле Киркук шәһәре Багдадтан 240 чакрым төньяктарак, нефть һәм газга бай булган районда урнашкан.
XS
SM
MD
LG