Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Моратов: без журналистларга һөҗүмнәрнең төптән тикшерелүен таләп итәбез


Русиянең берничә басма баш мөхәррирләре журналистлар, җәмәгать эшлеклеләренә һөҗүм итүче һәм үтерүчеләрнең җавапсыз калуы мәсьәләсен тикшерү өчен ил президенты белән очрашуны таләп итә.

Бу хакта “Азатлык” радиосына “Новая газета” баш мөхәррире Дмитрий Моратов әйтте.

Шимбә кичен Opеnspace.ru сәхифәсендә “Коммерсантъ” газетасы журналисты Олег Кашинга һөҗүмне төптән тикшерүне таләбе белән журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгате басылды.

Әлеге мөрәҗәгатькә имзалар Мәскәүнең эчке эшләр идарәсе бинасы янында журналистны яклап узган чарада җыела.

Олег Кашин шимбәгә каршы төндә ике билгесез кеше тарафыннан каты кыйналган иде. Журналистның хәле авыр булып кала.
XS
SM
MD
LG