Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Мьянмада сайлаулар ирекле түгел


АКШ президенты Барак Обама бүген Мьянмада узучы сайлауны ирексез һәм гаделсез дип атады.

Обама бүген Һиндстанның Мумбай шәһәрендә студентлар алдында чыгыш ясады. Ул Мьянма “бик озак вакыт” үз язмышын хәл итү хокукыннан мәхрүм булуын ассызыклады.

Кушма Штатлар президенты өч көнлек рәсми сәфәр белән кичә Һиндстанга килде.

Хәрби хакимият идарә итүче Мьянмада 20 елга беренче тапкыр сайлау уза.

Оппозиция хөкүмәт тарафыннан оештырылган сайлауны тәнкыйтькә тотты. Аның җитәкчесе Нобель бүләге иясе Аун Сан Су Чжи инде шактый еллар өй сагында тотыла.
XS
SM
MD
LG