Accessibility links

Мәскәүдә митинглар узды


Бүген коммунистлар фиркасе вәкилләре Мәскәү үзәгендә 1917 елгы октябрь инкыйлабының 93 еллыгын билгеләп узды.

“Азатлык”ның урыс редакциясе хәбәрчесе белдерүенчә, чарага берничә мең кеше җыелган. Алар Тверская урамыннан митинг узучы Театральная мәйданына кадәр урам йөреше оештырган.

Шулай ук бүген Поклонная тавында берничә мең кеше катнашында Русия десантчылары берлеге митингы үтте. Каршылык чарасына чыгучылар “армияне таркату”да гаепләп саклану министры Анатолий Сердюков һәм Генераль штаб башлыгы, генералы Николай Макаровны эшеннән җибәрүне таләп итте.
XS
SM
MD
LG