Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара оешмалар Кашинга һөҗүм итүчеләрне җәзасыз калдырмаска чакыра


“Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” һәм “Журналистларны яклау комитеты” халыкара оешмалары Русия җитәкчеләрен “Коммерсантъ” газетасы күзәтүчесе Олег Кашинга карата булган һөҗүмне җавапсыз калдырмаска чакырды.

“Русия журналистларына каршы кылынган җинаятьләр бик озак вакыт җавапка тартылучы булмады”, диде “Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” оешмасы генераль секретаре Җан-Франсуа Жульяр.

Шул ук вакытта “Журналистларны яклау комитеты” башкарма җитәкчесе Дҗоэль Саймон журналистларга каршы җинаятьләрнең ачыкланмавы Русиядә җаваплылыктан курыкмау мохите тудырды дип белдерде.
XS
SM
MD
LG