Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә коммунистлар халык йөреше үткәрде


Русия коммунистлары Октябрь инкыйлабының 93 еллыгын искә алды
Русия коммунистлары Октябрь инкыйлабының 93 еллыгын искә алды

КПРФның җирле бүлекчәсе Октябрь инкыйлабының 93 еллыгына багышланган митинг алдыннан халык йөреше оештырды.


4 ноябрь Халык бердәмлеге көнендә Русиядә Минин белән Пожарский оештырган халык күтәрелешенең 1612 елда Мәскәүне поляклардан арындыруына багышланган халык йөрешләре үтте.

Сембердә демонстрациядә катнашучылар, нигәдер, борынгы татар каласы Сембергә 1648 елда гына “нигез салган” “бывший татарин” Богдан Хитрово һәйкәле янында җыелды.

Демонстрация Гончаров һәм Ленин урамнары аша узып, Ленин мәйданындагы Ленин һәйкәле янында җыелды. Анда узган митинг башка елларныкыннан аермалы булды дип әйтү кыен. Һәрхәлдә, шигарләре былтыргы кебек үк дип әйтергә дә була:

  • Талап алынганны халыкка кайтарырга!
  • Бөек Совет Ватаны өчен!
  • Яшәсен Бөек Октябрь социалистик революциясе!
  • Көчебез – бердәмлектә!
  • Без аларның кризисы өчен түләргә тиеш түгел.
  • Бары тик патриотлар гына илне коткара ала!
  • Октябрь революциясе җиңәчәк!
  • Советлар Союзын торгызыйк!
  • Ватан социализмны көтә!
  • Мәгарифтә чиксез тәҗрибәләр туйдырды.
Һәм башка шундый язмалар.

Чыгышлар да шундыйрак мәгънәдә яңгырадылар. Менә берничә өзек:

– “Җирнең 40% буш ята. Русиянең бала таба алмавы кебек, җире дә уңыш бирми.”
– “Бездә яңа революцион вәзгыять туды.”
– “Сез, хыянәтче хаиннар, безне сындыра алмассыз. Без икенче сулыш ала алдык.”
– “Хакимият халыкка каршы. Ул – сионизмнан чыккан халыкара капитализм хезмәтчесе.”

КПРФның өлкә комитеты җитәкчесе Александр Кругликов аеруча әүзем әгъзаларга партия медальләре тапшырды. Алдан ук әзерләнгән резолюция тексты да митингта әйтелгән таләп-өндәүләрнең тупланмасыдай булып чыкты. Бу исә биредә бер үк фикерле халык җыелганын да күрсәтәдер.

Алкышлар белән кабул ителгән резолюциядә СССРның уңышлары һәм хәзерге җимерек хәлләр тасвирлана. Шулай ук капитализм системының черүе дә. Моңа мисал итеп, Дөнья банкы системының какшавы китерелә:

– “Ил язмышын хәл итүче мәсьәләр буенча гомумхалык референдумы уздырырга.”
– “Табигать байлыкларын, икътисадның төп тармакларын халыкка кайтарырга.”
– “Хосусыйлаштыру нәтиҗәләрен кире карап чыгарга.”
– “Алтын запасларын һәм стабилизация фондын тормышта кулланырга.”

Көн салкын булуга карамастан, фикердәшләр митингтан соң да байтак үзара сөйләшеп тордылар. Мондый чараларны калдырмыйча йөри торган милләттәшебез Мөнир Насыйров бирегә килүенең максатын менә ничек аңлатты:

“Мине башкаларның фикере кызыксындыра. Карыйм: халык башка елларга караганда күбрәк килгән. Аларның нигә килүе, нәрсә уйлавы кызыксындыра. Икенчедән, шушы мәйданда Бердәм Русия уздырган, үзләре әйтмешли, “единое народное согласие” чарасының ничек оештырылуы һәм узуы. Анда халык бик күп килсә дә, озак та үтми яртысы таралышып та бетте. Губернатор Сергей Морозов һәм өлкә парламенты рәисе Борис Зотов берничә сүз әйттеләр дә бетте.

Менә шуларны күзәттем һәм татар агайлары белән сөйләшеп торам. Аларның бит 2-3 телеканалдан башка мәгълүмат чаралары юк. Мин аларга Казанда уза торган Хәтер көнен турында мәгълүмат бирәм, “Азатлык” радиосы дулкыннары белән таныштырам, анда нинди бәхәсләр баруына кызыксыну уятырга тырышам. Менә бүген дә килүемнең максаты Октябрь революциясен зурлау түгел – татарлар белән аралашу, алар белән якыннанрак танышу гына.”
XS
SM
MD
LG