Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Кашин хастаханәдә: журналистларга һөҗүмнәр арта


Олег Кашин
Олег Кашин

Мәскәүдә каты кыйналган “Коммерсант” газетасы журналисты Олег Кашинның хәле авыр булып кала.

Шимбәгә каршы төндә ике билгесез кеше тарафыннан кыйналган “Коммерсант” газетасының сәяси-иҗтимагый темаларны яктыртучы журналисты Олег Кашин хәзер реанимациядә ята. Кыйнау нәтиҗәсендә аның иякләренең сөякләре чәрдәкләнеп беткән, бер кул бармагының тырнак урыны төптән үк кубарылган, аягының аскы өлеше сөякләре сынган.

Алдагы көнне аңа бер операция ясалса, якшәмбе берьюлы дүрт операция барган.

Newsru.com язуынча, табиблар баш артында сынган сөякне алырга тырышкан, кыйналган аяк сөякләрен рәткә китергән, сынган ияк сөякләрен “җыйган” һәм үпкәнең сулавы өчен трахеяга җайланма урнаштырган.

Табиблар дүшәмбегә кадәр Олег “ясалма йокыда” калачагын әйтә.



Халыкара оешмалар килеп туган хәлгә борчыла

Русия президенты Дмитрий Медведев генераль прокурор Юрий Чайка һәм эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевка бу һөҗүмне тикшерүне махсус контрольгә алырга йөкләмә бирде.

Ләкин күпләр җинаятьнең ачылачагында шикләнә. Чөнки Русиядә журналистларга һөҗүм очраклары даими була. Владислав Листьев, Анна Политковская, Наталья Эстемирова, Михаил Бекетов шуларның берничәсе генә.

Мәскәү эчке эшләр идарәсе каршында пикет узды
Журналистларга һөҗүм итүчеләрнең җаваплылыкка тартылмавы халыкара оешмаларны да борчуга сала. “Чикләрне белмәүче хәбәрчеләр” һәм “Журналистларны яклау комитеты” Русия җитәкчелеген гаеплеләрне җавапка тартырга чакырды.

“Русия журналистларына каршы кылынган җинаятьләр бик озак вакыт җәзасын алганы булмады”, диде “Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” оешмасы генераль секретаре Җан-Франсуа Жульяр.

Шул ук вакытта “Журналистларны яклау комитеты” оешмасы башкарма җитәкчесе Дҗоэль Саймон журналистларга каршы җинаятьләрнең ачылмавы Русиядә җаваплылыктан курыкмау мохите тудырды дип белдерде.

“Молодая гвардия” Кашинны дошман күргән

Якшәмбе шулай ук Русиянең берничә басма баш мөхәррирләре журналистлар, җәмәгать эшлеклеләренә һөҗүм итүче һәм үтерүчеләрнең җавапсыз калуы мәсьәләсен тикшерү өчен ил президенты белән очрашуны таләп итте.

Opеnspace.ru сәхифәсендә “Коммерсант” газетасы журналисты Олег Кашинга һөҗүмне төптән тикшерү таләбе белән журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгате басылды.

Русия президентына мөрәҗәгатьтә 600 имза җыелды
Мәскәү эчке эшләр идарәсе бинасы каршында Кашинга һөҗүмне төптән тикшерүне таләп итеп узган пикетта әлеге мөрәҗәгатькә имзалар җыелды.

“Коммерсант” газетасы баш мөхәррире Михаил Михайлин Олегка һөҗүмне аның журналист эшчәнлеге белән бәйле дип саный. Чөнки һөҗүм итүчеләр аның акчасын да, янында булган кыйммәтле техникасын алмаган.

Олег төрле яшьләр оешмалары турында тикшерүләр алып барган, Химки урманы мәсьәләләре хакында язган.

Август аенда Кремль тарафлы “Молодая гвардия” хәрәкәте сәхифәсендә Владислав Ловицкий дигән кеше “Коммерсант” газетасының кайбер авторларын “урам экстремистларына медиахезмәт күрсәтүдә” гаепләп аларны “дошманнар” дип атады. Аерым алганда бу исемлеккә Олег Кашин һәм Дмитрий Бутрин кергән иде. Шунда ук Кашин фотосы янында “Җәзасын алачак” дигән язу да урын алды.

Кыйналыр алдыннан соңгы булып Кашинны күргән Мәскәү фотографы Максим Авдеев әйтүенчә, Олег “Молодая гвардия” вәкилләре язмаларына игътибар итмәгән. Чөнки мондый “рәхимсез” белдерүләрне яшьләр хәрәкәте шактый журналистларга яудыра.
XS
SM
MD
LG