Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:22

Обама Һиндстанда “татарча” биеп күрсәтте


Обама Мумбайда Изге Ксавиер көллияте студентлары белән очраша

Обама Мумбайда Изге Ксавиер көллияте студентлары белән очраша

Американ президенты Барак Обама Азия илләренә ун көнлек сәфәрен Һиндстанның финанс башкаласы Мумбайдан башлады.

Обама гаиләсе Taj Mahal Palace кунакханәсендә тукталды. Ике ел элек бу кунакханәдә террорчылар кулыннан 160тан артык кеше һәлак булган иде. Төзекләндерүдән соң янә ачылган кунакханә өч көнгә тулысынча американ төркеменә бирелгән.

Обама сәфәре көчәйтелгән иминлек шартларында үтә. Ул барган урыннарда машина хәрәкәте тыела. Мумбай портына көймәләргә керү тыелган. Яр буенда американ хәрби кораблары кизүдә тора.

Якшәмбе Обама Һиндстан рәсмиләре белән Һиндстан базарын американ тауарларына киңрәк ачу турында эшлекле сөйләшүләр үткәрде. Килгән хәбәрләргә караганда, тарафлар 15 миллиард доллар күләмендә килешүләр имзалаган.

Изге Ксавиер көллияте студентлары белән очрашуда Обама Һиндстанның күршесе Пакстанда террорчылыкка каршы көрәшнең әлегә “тиешле дәрәҗәдә алып барылмавына” үкенеч белдергән.

Бер мәктәптә үткән Дивали бәйрәме вакытында Мишель ханым балаларга ияреп бии башлады. Барак әфәнде башта хәләл җефетенә сокланып кул чабып утырды, аннары үзе дә түзә алмыйча биергә кереште. Аның хәрәкәтләре татарча биюне хәтерләтте.


[Барак Обама бу видеода 1 минут 40 секунд тирәсендә бии бышлый]

Якшәмбе Обама Мумбайдан Дәһлигә килде. Дүшәмбедә ул Һиндстан премьер-министры Манмоһан Сингх белән сөйләшүләр үткәрә.

Һиндстаннан соң Обама Индонезия, аннары Көньяк Корея, соңыннан Азия-Тын Океан илләре саммитында катнашу өчен Япониягә бара.

Якшәмбе Индонезиядә Обаманың килүенә каршы протест чаралары үтте. Дҗакарта урамнарына каршылык белдерү өчен 20 меңләп кеше чыккан. Алар “Обама – Бушның мөселманнарга каршы сәясәтен дәвам итә, икесенең дә куллары канга буялган” дигән шигарләр кычкырган.

Индонезия мөслимәләре Обаманың килүенә каршы протест чаралары үткәрә

XS
SM
MD
LG