Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җыры урысларны да берләштерә


Сәхнәдә "Ялкынлы яшьлек" ансамбле
Сәхнәдә "Ялкынлы яшьлек" ансамбле

Русиянең Бердәмлек көне уңаеннан Самар шәһәрендә мәдәни чаралар узды. "Азатлык" хәбәрчесе шуларның берсе – "Ялкынлы яшьлек" ансамбле катнашында узган концертта булып кайтты.

Русиянең Бердәмлек көнендә Самарның төрле почмакларында музыкаль програмнар белән бизәлгән тамашалар узды. Мин татар компоненты булган җирне сайладым. Управленческий бистәсе – Самарның Швейцариясе дип санала. Урман эчендә урнашкан торак йортларның уртасында “Чайка” (Акчарлак) исемле мәһабәт мәдәният сарае калкып тора. Нәкъ менә шунда “Ялкынлы яшьлек” ансамбле 39 минутлык концерт күрсәтте.

Көндезге сәгать 11дә тамаша залы инде халык белән тулган иде. Игълан тактасында бер ай буена Бердәмлек көненә багышланган чара буларак русларның “Россияночка” һәм “Ялкынлы яшьлек” ансамбльләре чыгыш ясаячак, диелгән иде.

“Россияночка” – Управленческий бистәсендә танылган коллектив. Үзенчәлеге шунда ки, монда тик хатын-кызлар гына җырлый. Алар 31 минут буена ун күмәк җыр башкарды. Җырларның күпчелеге марш, такмак рухында булгангамы, тамашаны халык җиңел кабул итте. Җырларның эчтәлеге Русиянең даһилыгы, көче, мәңгелеге турында булды. Тамаша залында 90% олылар утырганын истә тотсак һәм аларның да 99%ы хатын-кызлар булганын исәпкә алсак, күмәк җырларның тәэсирен аңларга була.

Руслардан соң сәхнәдә татар ансамбле чыгыш ясады. Мин үзем, татар музыкасын карарлармы, тыңларлармы икән дип, тамашага шөбһәле күңел белән барсам да, 39 минутлык татар програмы ут өермәсен, җыр дулкынын, рух ташкынын хәтерләтте.

Яңа Куйбышев шәһәрендә узган чарада татар почмагы
Төрле татар күлмәкләрен киеп чыккан берсеннән-берсе матур алты кыз сәхнәдә нур бөртекләрен хәтерләтте. Ә инде камыштай сылу Азалия Абдулганиеваның заман киемендә чыгыш ясавы русларны таң калдырды. Зал үзен алкышларга күмде. Әйтергә кирәк, Азалия – кала кызы. Татар теленә һәм татар җырына аны әнисе өйрәткән.

Таза гәүдәле, беләкләре кием астыннан беленеп торган Илдар Иваевның җырлары “бис”ка барды. Ринат Азизовның чыгышы тагын бер яңалык булды. Ул сәхнәдә кияү егетен хәтерләтте. Һәр җыры чибәр кызларның кочагында узды һәм бәйрәм тантанасын Азизов югары нотада түгәрәкләде. Ә ул нота – мәхәббәткә, тормышка, яшәешкә мәдхия иде. Әлбәттә, баянчы Наил Нурмөхәммәтовның осталыгы артистларның дәрәҗәсен үстерде.

Халык таралышканда, мин кайберәүләргә “Сез рус кешесе буларак, татар концерты турында ни фикер белән китәсез?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Мондыйрак җаваплар ишеттем:

- Сездә яшьләр генә, чибәрләр;
- Татарлар белән эшлибез, җырларын да тыңлап карадык – Бердәмлек көне бит;
- Баянчыгыз бик оста;
- Бик еш “сандугач” сүзе ишетелде. Татарча бер сүз белеп китәм;
- Моннан соң “Татарстан – Яңа Гасыр” каналындагы җырларны тыңларга исәп бар;
- Татар күлмәкләре бик матур икән.

Залдан чыгучылар арасында күкрәкләре медаль, орден тулы ирләр дә бар иде. Алар арасыннан 86 яшьлек Ефим бабай Резник “Мин гомерем буена хәрби ракеталар өстендә эшләдем. Яратам мин татар җырларын. Яшьлегем Кырымда узды. Анда да тирә-юнемдә татарлар булды. Татарлар – ышанычлы дуслар. Менә бүген дә татар сәнгате безне берләштереп җибәрде”, диде.

Кичен зур тамаша Яңа Куйбышев шәһәренең мәдәният сараенда узды. “Туган тел” җәмгыяте рәисе Ринат Ситдыйков әйтүенчә, татарлар анда да бик матур концерт биргән.
XS
SM
MD
LG