Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбият дингә якынмы?


Апрель аенда игълан ителгән “Таян Аллага” бәйгесенә йомгак ясалганда диннең татар әдәбиятында тоткан урыны турында да сөйләшү булды.

Апрель аенда башланган бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Әлеге чараны башлап йөрүче – Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якуб, бәйгенең максаты – язучыларның игътибарын дини проблемнарга юнәлтү, ди.

Бәйге өч төрле юнәлешкә: шигърият, драматургия, чәчмә әсәрләргә бүленеп үтте. Гран-при бары тик шигърият өлкәсендә генә бирелде. Аңа Рүзәл Мөхәммәтшин лаек булды. Рүзәл Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында белем ала. Беренче урынны Казан федераль (Идел буе) университеты студенты Ләйсән Фәтхетдиновага, икенче урынны шагыйрь Рифат Сәлаховка, өченче урынны билгеле шагыйрә Йолдыз Миңнуллинага бирделәр.


Жюри чәчмә әсәрдә беренче урынга, драматургия өлкәсендә, гомумән, бер урынга да лаеклы әсәрләр тапмаган. Моннан тыш бәйгедә махсус бүләкләр дә бирелгән. Алар Рифат Сәлахов, Рүзәл Әхмәдиев һәм Гөлнира Хөсәеновага тапшырылды. Рифат Сәлахов хаҗ сәфәренә җибәрелде, ә Рүзәл Әхмәдиев белән Гөлнира Хөсәенова Болгар шәһәрендә узучы мөселман яшьләре фестивалендә катнашу мөмкинлеген алды.

Бәйге нәтиҗәсендә “Таян Аллага” дип исемләнгән китап та бастырылды. Бирегә 15 авторның язмалары кертелгән. Бәйгенең tayanallaga.ru дигән электрон сайты да булдырылды. Анда дингә кагылышлы әсәрләр куелачак.

Әдәбият турындагы сөйләшүгә килгәндә, анда татар халкында күп гасырлар буе дин белән аерылгысыз, тәрбия һәм гыйлем бирүче бер камил систем булуы, бүген исә миллилек белән дин бердәмлегенең таркалуы турында әйтелде.

Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, дини мәгариф системын булдыруда проблемнар җитәрлек.

“Иң мөһим проблем – дини гыйлемнең милли нигездән аерылган булуы. Хәзер безнең укытучыларыбыз, Аллага шөкер, барысы да татарлар, чит илдә дә укып кайттылар, дини гыйлемнәре бар. Ләкин аларның күбесе милли җирлектән аерылган. Күбесенең татар теле юк, булса да бик зәгыйфь. Алар татар әдәбиятын да, татар илаһият гыйлемен дә белми. Шуңа күрә алар Коръән, тәфсир укытканда, үз гадәтләребезгә таянып укытмыйлар, ә гомуми ислам кануннары нигезендә укытырга тырышалар. Ә безнең меңъеллык гореф-гадәтләребез читтә кала”, ди Мөхәммәтшин.

Сулдан уңга - Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров, Вакыйф Нуриев

Кичә вакытында татар әдәбиятының киләчәге турында да сүз кузгатылды. Ул, һичшиксез, дөньяви да, дини дә булырга, татарның рухи мирасына нигезләнергә тиеш, дигән фикерләр әйтелде. Галим Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, Ризаэтдин Фәхретдиннәрдән, Муса Бигидән үрнәк алып, ислам дине белән бергә, милли якны, телебезне, гореф-гадәтләребезне үстерергә кирәк.

“Татар халкының авыр коллониаль елларда да бер канаты ислам, икенче канаты миллилек булган. Ризаэтдин хәзрәтнең хезмәтләре, эшчәнлеге шуны раслый. Без күбрәк үзебезнең рухи мирасыбызга мөрәҗәгать итик, андагы казанышлар белән танышыйк һәм алар безнең форма өчен генә түгел, ә күңел хәзинәбезгә әйләнсен. Шул вакытта без дөньяга киңрәк карый башларбыз, язган, сөйләгән әйберләребез һәм дини, һәм әхлакый, һәм инсани яктан файдалы, үтемле булып, халыкка йогынты ясаячак”, ди Миңнегулов.

Кичә барышында бүгенге яшь каләм тибрәтүче буынның дингә тартыла башлавы турында да әйтелде.

“Яңа буын пәйда булды һәм алар арасындагы каләм әһелләре бездән язу сүзләре белән дә аерылылып торырга тиеш иде. Алар бездән шактый аерыла да. Мин аларның иҗаты белән таныш кеше буларак әйтәм. Элек динне ничек кенә хурламадылар, ул кешене кол итә, фикерләү мөстәкыйльлеге юк, диделәр. Ләкин, миңа калса, дини юл белән киткән кеше, Аллага мәхәббәт белән тәрбияләнгән кеше фикергә дә мөстәкыйль була, үзен беркем алдында да ким итеп сизми”, диде жюри әгъзаларының берсе шагыйрь Ркаил Зәйдулла.

Жюрига шулай ук Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, галим Зөфәр Гыйләҗев һәм журналист Рузилә Мөхәммәтова да кергән иде.
"Раян" төркеме чыгыш ясый
Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы Казанның Мәрҗәни мәчетендә узды. Биредә “Раян”, “Мәрҗән” төркемнәре, җиңүчеләр үзләре дә чыгыш ясады.

Беренче бәйге тәмамлану белән, “Таян Аллага”ның икенчесе дә игълан ителде. Ул Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган. Язмаларны март аена кадәр кабул итәчәкләр. Җиңүчеләрнең берсен хаҗ сәфәренә җибәрү гадәте киләчәктә дә дәвам итәчәк икән.
XS
SM
MD
LG