Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике әрмән Грузиягә уран сату гаебе белән кулга алынды


Грузия Эчке эшләр министрлыгы милләте белән әрмән булган ике кешенең баетылган уран сатарга тырышканда кулга алынуын белдерде. Рәсмиләр Сумбат Туноян һәм Хрант Оханьян исемле ике әрмән кешесенең быел март аенда мондый гамәл планлаштыруын әйтә.

Рәсмиләр әйтүенчә, гаепләнүче кешеләр баетылган уранны радикаль динче бер төркемнең исеме әйтелмәгән бер әгъзасына 1.5 миллион долларга сатарга җыенган булган.

Узган атнада Грузия Русия мәнфәгатенә шпионлык кылуда гаепләнеп кулга алынган 13 кешелек төркемдә 2 кешенең милләте белән әрмән булуы белдерелгән иде.
XS
SM
MD
LG