Accessibility links

Кайнар хәбәр

Албания һәм Босния ватандашлары Европага визасыз сәяхәт итә алачак


Европа Берлеге Босния һәм Албания ватандашларына киләсе айдан башлап Берлеккә сәяхәт итү өчен кирәкле виза режимын гамәлдән чыгарачагын белдерде. Ягъни бу ил ватандашлары киләсе айдан башлап берлеккә визасыз сәяхәт итә алачак.

Брюссельда узган Европа Берлеге эчке эшләр министрлары җыенында биометрик паспорты булган Албания һәм Босния ватандашларына Schengen илләренә сәяхәт итүе турындагы карарны хуплады. Ләкин Берлек рәсмиләре сәяхәт кагыйдәләре бозылган очракта яңадан виза режимының кайтарылачагы турында кисәтте.

Берлек 2009 елда Македония, Черногория һәм Сербия ватандашларына виза режимын бетергән иде. Хәзер Балкан илләреннән Косово гына бәйсезлеге барлык Берлек илләре тарафыннан танылмаган өчен визасыз сәяхәт итү мөмкинчелегеннән файдалана алмый.
XS
SM
MD
LG