Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Казанда Муса Бигинең Коръән тәфсире тәкъдим ителде


РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Муса Бигиевка багышланган истәлекләр китабы белән таныштыра

РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Муса Бигиевка багышланган истәлекләр китабы белән таныштыра

Бу көннәрдә Казанда “Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә Изге Коръәнне укыту проблемнары” дигән фәнни-гамәли конференция бара. Аның ачылышы бүген Татарстан Фәннәр академиясендә булды.

Фәнни җыен кысаларында күренекле татар дин галиме Муса Бигинең Коръән тәрҗемәсе һәм аның хакында, оныгының тормыш иптәше Альмира Таһирҗанова язган истәлекләр китабы да тәкъдим ителде.

Коръәнне татарчага беренче тапкыр Муса Биги тәрҗемә иткән

Коръән-Кәримне татарчага беренче тапкыр 1912 елда Муса Биги тәрҗемә итә. Әмма Русия мөфтие фәрманы белән изге китапның татарча тәрҗемәсен нәшер итү тыела һәм бер гасыр буена әлеге Коръән басылмый.

Коръәннең татарча тәрҗемәсенең бердәнбер нөсхәсе Муса Бигинең кызы Фатыйма Бигидә сакланып кала. Бүгенге көндә нәкъ менә шушы нөсхә күбәйтелеп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.

Муса Бигинең әсәрләре хәзерге көндә дә үз актуальлеген югалтмый. Галимнәр фикеренчә аның теле бик авыр. Ләкин шулай булуга да карамастан бу әсәрләр фәнни яктан бик бай эчтәлекле.

Русия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, Муса Биги хезмәтләренең җәмәгатьчелектә киң чагылыш табуының сәбәбе китаплар язганда көчле чыганакларга нигезләнүендә.

“Муса Биги дәрәҗәсендәге галимнәребез юк”

“Муса Биги көн кадагына сугып XX гасыр башында нинди проблемнар актуаль, аларның бөтенесе хакында да сүз алып барган. Бүгенге көндә ул мәсьәләләрнең барысы да безнең җәмгыять өчен актуаль, дип әйтер идем мин. Муса Биги ул проблемнарны күтәреп кенә калмый. Чыганакларны бик тирән белгәнгә күрә, ул мәсьәләләрне төрле яклап яктырта.

Муса Бигигә багышланган истәлекләр китабы
Кызганычка каршы, бүгенге көндә Муса Биги дәрәҗәсенә күтәрелү реаль дә түгелдер. Мин хәтта, аның дәрәҗәсендәге галимнәребез булырмы икән, дигән сорауга җавап бирергә дә шактый авырсынам. Чыннан да бу инкыйлабка кадәр татар илаһият гыйлеменең бик югары дәрәҗәдә булганлыгын күрсәтә.

Аннан соң бит аның дәрәҗәсендәге галимнәр бөтен шәрыкъ дөньясында да бик аз булган. Чөнки ул утызынчы елны Русиядән китә һәм кырык тугызынчы елда үлгәнче унтугыз ел дәвамында 20дән артык мәшһүр китап яза. Ул китапларның күбесе басылып чыга.

Без аның Русиядән киткәнчегә кадәрге иҗатын яхшы беләбез, ә менә аннан соң ул классик фундаменталь әйберләр язган. Кызганыч, аларны бик начар беләбез. Шуңа күрә дә Муса Биги – безнең өчен ачылып җитмәгән, бөтен дөньяга мәшһүр дин галиме.

Аның инкыйлабка кадәр язган әсәрләре татар тормышына бәйле, ә утызынчы еллардан соң язылган хезмәтләре бар дөнья мөселманнары өчен әһәмиятле. Ул чор өчен бик югары дәрәҗәдә язылган хезмәтләр”, ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Бу Коръән белән беррәттән фәнни-гамәли җыенда Муса Биги хакында истәлекләр китабы да танытылды. Анда Муса Бигинең гаиләсе, тормышы һәм иҗатына багышланган тарихи мәгълүматлар урын алган. Биш йөз биттән торган бу томның авторы Альмира Таһирҗанова Муса Бигинең теле авыр иде дип әйтүчеләрнең фикере белән килешми.

“Без телебезне югалтабыз”

“Ул үз мәкаләләрен газет-журналларда бастырды. Ул вакытта бу газет-журналларны төрле кешеләр укыды. Заманында аны укый алалар иде бит. Минемчә без телебезне югалттык. Шуңа күрә Муса Бигинең теле авыр кебек тоела. Аның теле авыр түгел. Аның теле – галим теле. Ул вакытта акыллы, укыган татарлар шулай сөйләшә, шулай уйлый, шулай язалар иде. Алар бер-берләрен аңлап яшиләр иде”, ди Альмира Таһирҗанова.
Муса Биги оныгының тормыш иптәше Альмира Таһирҗанова

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, Муса Бигинең татарчага тәрҗемә ителгән Коръәне һәм аның хакындагы истәлекләр китабы мең ярым тираж белән басылган. Ләкин ул сатуга чыгарылмаган, бары тик бүләк рәвешендә генә таратыла.

Китапның ике томы да Татарстан тышкы мөнәсәбәтләр департаменты башлыгы Тимур Акулов ярдәме белән басылып чыккан. Рәфыйк Мөхәммәтшин, китапны алырга теләүчеләргә шушы департаментка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG