Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы журналистлар иминме?


“Коммерсант” газеты хәбәрчесе Олег Кашинның кыйналуы Татарстандагы журналистларның иминлеге һәм яклау табу мәсьәләсен калкытты. Каләм ияләре, янаулар бар, әмма иминлеккә куркыныч янамый, ди.

“Коммерсант” газеты хәбәрчесе Олег Кашинның каты кыйналуы Казанда да күпләрне тетрәндерде. Аңа булган һөҗүмне журналист эше, язган мәкаләләре белән бәйлиләр. Татарстандагы журналистларга да куркырга нигез бармы һәм берәр хәл булган очракта аларны кем яклар?

Язган әйбере өчен зур зыян күргән кешеләр арасында беренче чиратта Татарстан президентының элекке сүзчесе һәм китаплар авторы Ирек Мортазинны атап буладыр, мөгаен. Ул үзенең интернеттагы сәхифәсендә, Татарстан президентының үлеме турында хәбәрләр чыгуын язган иде. Соңыннан аны шушы язу һәм элегрәк чыккан китаплары өчен мәхкәмәгә бирделәр. Ул яла ягу, каршылыкка чакыруда гаепләнде һәм иректән мәхрүм ителде.

Бәйсез журналист Искәндәр Сираҗи машинасының яндырылуы турында билгеле. Ул янаулар булуы турында гел әйтеп килә. Искәндәр Сираҗи бу хәлләрне журналистик тикшеренүләре белән бәйли.

Әмма Татарстандагы башка бик күп хәбәрчеләрнең мондый кыен хәлгә очравы турында ишетелгәне юк, Татарстанда 500ләп төрле мәгълүмат чарасы, аларда эшләүче хәбәрчеләр армиясе булса да.

Кайбер белгечләр моны Татарстанда кыйнарлык әйберләр язылмавы, андый кыю журналистлар булмавы белән аңлата. Бәйсез журналист Искәндәр Сираҗи Татарстандагы 99% хәбәрчегә бернинди куркыныч янамый, дип саный.

Искәндәр Сираҗи
"Бүген Татарстанда тотып кыйнарлык эшләр эшли алган журналистлар бармак белән генә санарлык. Андый 5-6 гына журналист бар, дип әйтер идем, калганнары тыныч яши ала. Алар шул хәтле тыныч ки, биналарын сатып җибәргән вакытта да, алар дәшми кала белде.

Әле тагын конструктив хезмәттәшлекне дәвам иттерү турында матур хатлар яздылар. Ә берәр тәнкыйди мәкалә яздылармы, нәрсә шәһәрдә тәнкыйтьләрлек әйберләр юкмы?

Шуңа күрә ул журналистлар үзләрен имин хис итә ала. Аларга бернинди куркыныч янамый. Куркыныч янаса да, ул бары 5-6 кешегә генә яный. Аларга инде һәрвакыт телефоннан әйтеп, үгет-нәсихәтен биреп торалар. Кая барырга кирәген дә әйтәләр, ни эшләнәчәген дә әйтәләр. Анысы бар. Әмма аңа карап кына, яклау табып буламы? Үзен-үзе яклый алмаган Журналистлар берлегеннән яклау табып булачакмы?

Татарстанда журналистка бер-бер нәрсә булса, беренче чиратта аның турында дәшмәскә, аннан соң үзен гаепле калдырырга тырышачаклар. Беркемнән дә яклау табып булмаячак. Журналист әгәр дә эшли икән, ул алдын артын карап торырга тиеш түгел”, ди Искәндәр Сираҗи.

“Безнең гәҗит” баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановка да заманында телевидениедә әзерләгән тапшырулары өчен үлем белән янаганнар.

Илфат Фәйзрахманов
“Бу хәл 1997 елда була, ул вакытта гаиләм өчен шактый борчылырга туры килде. Телефоннан берничә тапкыр шалтыратып, озак вакыт яшисе калмаганны әйттеләр. Аннан соң да кисәтүләр булды, әмма алай тормышка, иминлеккә янаган хәлләр юк. Гомумән, татар матбугатында глобаль масштабтагы проблемнарның күтәрелгәне сирәк инде. Мәскәү журналистлары зур сәяси темаларга яза, әмма алар артында зур кешеләр, оппозиция тора. Бездә бит аның оппозициясе дә юк. Безне яклаучы юк.

Бүгенге көндә анархия, канунсызлык булыр дип уйламыйм, сүз белән кисәтүләр ишетелеп тора, һәм без алардан курыкмыйбыз. Бүредән куркып урманга йөрүдән туктамыйбыз”, диде ул.

“Шәһри Казан” газеты баш мөхәррире Мансур Мортазин да журналистларга, бигрәк тә татар мәгълүмат чараларында эшләүчеләр иминлегенә куркыныч янамый дигән фикердә тора.

“Татарстандагы журналистларның һәркайсының үз-үзенә тәнкыйть күзлегеннән карау бар. Нәрсәне әйтергә ярый, нәрсәгә тияргә ярамый, нәрсәгә кысылырга ярый, нәрсәгә ярамый икәнен алар бик яхшы белә. Бигрәк тә татар журналистлары.


Нинди дә булса куркыныч яный дип санамыйм. Күп нәрсәләрдә без бик тә сак эш итәбез. Рус журналистикасында, бигрәк тә чит ил хәбәрчеләре арасында кирәгеннән артык сак эшләү юк дәрәҗәсендә, ә без инде үзебезгә, халкыбызга хас сыйфаттан чыгып күп нәрсәләргә түземрәк карыйбыз.

Безгә дә, бу әйберне нигә болай яздыгыз, дип әйтүчеләр бар. Алар аны урысчага тәрҗемә итеп укый, тәрҗемә иткәч ул бөтенләй үзгәреп куя.

Татар журналистлары бернәрсә дә язмыйлар дип әйтмәс идек, хосусый газетлар да, дәүләт матбугаты, радио-телевидениесе дә, һәрберебез тыпырчынабыз, нәрсәдер әйтергә телибез. Милләтне саклыйсыбыз килә, дәүләтне саклыйсыбыз килә. Ләкин аның нәтиҗәсе бик сизелми”, ди Мансур Мортазин.
XS
SM
MD
LG