Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дәүләтләр өчен демократия ят нәрсә


Якшәмбе көнне Азәрбайҗанда узган парламент сайлавында хакимият партиясе күпчелек тавышны җыйды. Күп кенә төрки дәүләтләрдә мондый күренешләр гадәткә әйләнде.

Азәрбайҗандагы парламент сайлавында президент Илһам Алиев тарафлы партиянең өстенлек алуы күпләрне аптырашта калдырмады төсле. Чөнки «Ени Азәрбайҗан» партиясенең җиңәчәге алдан ук фаразланды.

125 урынлык парламентта 70тән артык урынны шул хакимият партиясе алган.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе дә парламентка уза алмаган. Алар әлеге сайлауның зур хәрәмләшүләр белән үтүен әйтте.

«Мусават» партиясе җитәкчесе Иса Гамбар матбугат очрашуында әлеге сайлаулар ирекле, гадел, үтәкүренмәле һәм демократик булмады дип белдерде.

«Барлык әлеге нечкәлекләрне искә алып «Мусават» бу сайлау нәтиҗәләрен танымый һәм аның нигезендә төзеләчәк парламентны да канунсыз дип саный. Без бу сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарып кануни парламент булдыру максатыннан яңа ирекле һәм гадел сайлау уздыруны таләп итәбез», диде ул.

Сайлауга килгән БДБ илләре күзәтүчеләре аны гадел һәм ирекле узды дип белдерсә, көнбатыш күзәтүчеләре киресен - «җитди хәрәмләшүләр» булуын җиткерде. Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләре сайлауның тыныч һәм оппозиция катнашлыгында үтүен билгеләде, әмма сайлауның демократик узуы өчен моның гына җитмәвен әйтте.

Сәясәт бер төркем кешеләр тирәсендә әйләнә

Әйтергә кирәк, демократик торгынлык барлык төрки дәүләтләрдә дә күзәтелә. Мисал өчен Грузия, Әрмәнстандагы вәзгыять шул ук Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан кебек төрки илләрдән нык аерыла.

Азәрбайҗандагы «Көнчыгыш-Көнбатыш» тикшеренү үзәге җитәкчесе Арастун Оруҗлы моның берничә сәбәбе бар дип саный.

«Беренче чиратта бу дәүләтләрдә совет номенклатурасы халыктан шактый ерак торган. Бу әле хәзер дә саклана. Икенчедән, элек советлар берлегендәге барлык төрки илләрнең барысы да 200 миллион халкы бар дип исәпләнгән төрки дөньяга керә һәм алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булмасын өчен барысы да эшләнә. Нәкъ шул авторитар режимны кулланып аларның берләшүенә каршы торып була. Һәм бу хәзер бик оста файдаланыла. Өченчедән, төрки халык ул башкалар белән, мисал өчен шул ук Грузия һәм Әрмәнстан белән чагыштырганда толерантлырак, сәясәткә бик катышмый», ди ул.

Оруҗлы шулай ук демократия үсеше ул халыкның милли үзаңы артуына китерәчәген әйтә. Ә бу кайберәүләргә файдага түгел.

«Беренче чиратта бу - Русия. Ул төрки дөньяны үзенең зур көндәше итеп күрә. Шулай ук Иран, Кытай факторы бар», ди ул.

Оруҗлы Азәрбайҗанда халыкның оппозициягә ихтыяҗ юк дигән сүзләрне дөреслеккә туры килми дип саный. Моңа сайлауда рәсми белдерелгәнчә, халыкның 50% гына катнашуы да мисал булып торуын әйтә. Чынлыкта ул тавыш бирүчеләр тагын да азрак булгандыр дигән фикердә.

Белгеч сүзләренчә, илдә оппозиция генә түгел, хәтта гади халык та сәяси-иҗтимагый хәрәкәттән читләштерелгән.

«Азәрбайҗанда авторитар системаның кырыслануы бара. Хакимият, икътисад, табигать байлыклары бер кешеләр тирәсендә генә әйләнә», ди Оруҗлы.

XS
SM
MD
LG