Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Якут моңнары Казанга да җитте


Кубыз көйләре, чәчләрендәге чулпылар, киемнәрендәге кайбер бизәкләр бик якын һәм шул ук вакытта бик ерактагы төрки туганнар килгәнне сөйли.

Якут музыкаль театры артисты Александр Саарын төрки халыклар телләрен, мәдәниятен (тюркологияне) өйрәнгән. Аның сүзләренчә, татар белән якутларның уртаклыклары бик күп. Кымыз, кубыз һәм башка уртак яңгыраштагы сүзләрне санап китте ул.

Ике халыкның да итле ризыклар яратуын да әйтте. Ә үзгә табигатьнең үзләренең холык-фигыльләренә тәэсирен дә читләтеп үтмәде. Якутия дигәч, Саарын сүзләренчә, иң беренче күз алдына килә торган әйбер – Лена елгасы һәм алмазлар икән.

“Табигать бик кырыс бит бездә. Кышларын бик салкын, ә җәй көне эсселек 30-40 дәрәҗәгә җитә. Табигать холкыбызда да чагылган – без я кырыс, я бик кызу канлы”, ди Саарын.

Казанга килеп төшкәч, алар икенче тапкыр алтын көзне күрә алуга сөенгән. Ник дигәндә, үзләрендә кар яткан, ә төннәрен салкынлык 28 дәрәҗәгә җитә икән инде.

Александр Саарын үзенең исеме белән дә бик килешеп бетми. Чукындыру сәясәте тамгасы буларак бәяли ул аны. Узган гасырның 90нчы елларында халыкның ипләп кенә үз асылына кайта башлавын да әйтә. Үзе христиан динен түгел, мәҗүсилекне хуп күрә.

Саарын Казанда “Олонхо җире талантлары” дип аталган концертта тамак белән халык җыры башкарды. Якут киңлекләре турында ул, һәм сәламләү дә булып тора, ди Саарын. Республикада тамак белән җырлаучы яшьләр хәзер бармак белән генә санарлык түгел икән. Алар арта бара.

Авыл хуҗалыгы академиясе биючеләре

Казанда Якут дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе биючеләре дә чыгыш ясады. Яшьләр алар. Әлеге дә баягы, фамилияләре якутча булса да, исемнәре урысча. Ике Иван һәм Николай янына басып сөйләшергә туры килде. Иванны якутлар Уйбан ди икән, ә Николай – Никкус. Шулай да яшьләр урыслашкан исемнәрне хубрак күрә, мөгаен. Ә үзара сөйләшкәндә гел якутча гына икән. Теләге булганнар биюне үз итә, ди егетләр.

Республиканың Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Яна Игнатьева да Казанга килгән иде. Миллилек бөтен тулылыгы белән Ыпыах (русча Ысыах) бәйрәмендә ачыла, ди ул.

“Узган гасырның 90 елларыннан республикада милли мәдәниятне үстерү башланды. Милли бәйрәмебез Ыпыахны – җәйне каршы алу, кояшны сәламләү, яшеллекне зурлау бәйрәмен үткәргәндә, бөтенесе дә милли киемнәрдән килә. Хәтта кечкенә балалар да”, ди Игнатьева.

Казанда ул заманлаштырылган милли киемнән иде. Якут хатын-кызлары түшенә эленә торган изү нәкъ татарларныкы кебек көмештән икән. Тик фирүзә ташлары гына юк. Күлмәк чигешләрендә лалә чалымнарын да тоемларга була.

Михаил Донской һәм Яна Игнатьева

Игнатьева Саха республикасында 20 меңләп татар-башкорт яшәвен һәм милли бәйрәм – Сабан туйның зурлап үткәрелүен әйтеп китте.

Якутларның милли гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен саклап калу республика хөкүмәтендәге һәр министрлык җилкәсенә салынган икән. Мисал өчен, авыл хуҗалыгы министрлыгының максатчан програмы “Авыл мәдәнияте” дип атала. Аңа авылдагы халык көнкүрешен торгызу да кергән.

Кубыз (якутча хомыс) ясау остасы Якутиянең Торыкчы олысы Болтога авылында яшәүче Виктор дөньяның 50ләп халкы кубызны үзенең милли уен коралы дип атый, ди. Кемнеке борынгырак булуга килгәндә, бәхәсле мәсьәлә икәнлеген дә әйтә.

Кубыз ясау остасы Виктор

1978 елда үзешчән сәнгатьтә катнашучы хатыны Викторны кубыз ясарга мәҗбүр иткән. Ул вакытларда кубызда уйнаучылар бик сирәк булган. Хатынының уйныйсы килгән. Шуннан Виктор беренче кубызны ясаган. Аның хәзер сөяктән, агачтан, җиздән, мельхиордан, көмештән ясаган кубызлары да бар. Казанда концерт буласы залга кергән тамашачыны үзе эшләгән кубызлар белән таныштырып торды ул. Теләгәннәргә уйнап та күрсәтте.

Ә менә “Айархаан” төркеме кубызчылары Русиядә генә түгел, Япония, Корея, Һолландия, Норвегия, Австрия, Германия, Италиядә үткән халыкара бәйгеләрдә лауреат булган. Бу төркемне “тере риваять” дип тә атыйлар. Үз осталыкларын алар Казан тамашачысына да тәкъдим итте. Казаннан соң Питербурда чыгыш ясагач, бу төркем Европага юл алачак.

Якут киңлекләрен дә, Лена елгасы өстендә өзгәләнеп кычкырган акчарлак тавышларын да, мәңгелек туңлыктан җилдергән болан аһәңнәрен дә һәм табигатьнең башка кабатланмас тавышларын чыгарган кубызчылар казаннарны әллә кайларга алып киткән кебек булды.

"Айархаан" төркеме

Саха республикасы мәдәният министры урынбасары Михаил Донской сүзләренчә, милли бәйрәмнәре Ыпыахка берьюлы меңьярым кубызчыны җыйган чаклары да булган. Саха (Якутия) республикасында халыкның бию, җыр һәм халык уен коралларын үз иткән этнотөркемнәр 57 икән. Барысы да я республика, я җирле хакимият акчасына көн күрә. Бу сәфәргә иң яхшылары гына юлга чыккан.

Донской әйтүенчә, артистлар нигәдер Мәскәүгә дә, Питербурга да алай ашкынмаган, Татарстанны бигрәк тә күрәселәре килгән. Башта алар ноябрь башында Мәскәүдә чыгыш ясаган. Казаннан соң Питербурга юл алачаклар.

Мәскәү белән Питербур арасында булган вакыт эчендә ике төбәк: Татарстан һәм Калмык республикасының кайсына барып, концерт куярга икән, дигән сайлау мөмкинлеге дә булган. Татарстан мәдәният министрлыгы калмыкларга караганда алданрак, безгә килегез дип белдергәч, икеләнеп тормаганнар.

Якутлар Казанда ике һәм Лаешта бер концерт бирде. “Мәскәү” мәдәният үзәге халык белән шыгрым тулы иде.

XS
SM
MD
LG