Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгытырга тели


Британия премьеры Дэвид Камерон ике көнлек рәсми сәфәр белән Кытайга килде. Аның сәфәренең төп максаты ике ил арасында икътисади бәйләнешләрне тагын да ныгыту. Камерон Кытай премьер-министры белән очрашачак.

Камерон белән бергә сәфәргә 50-гә якын эшкуар да катнаша. Камерон аларның сәүдә бәйләнешләрен көчләндерү өчен бик кирәкле кешеләр булуын әйтте. Камерон белдерүенчә, аларның максаты ике ил арасындагы сәүдә әйләнешен 2015 елга кадәр ике тапкыр арттыру.

Британия Кытайга мал сатуны 30 миллиард долларга арттырырга тели.

Британиянең 2009 елда Кытайга мал һәм хезмәт экcпорты 12 миллиард доллар булган.
XS
SM
MD
LG