Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел дөньяда мигрантлар өйләренә 325 миллиард доллар җибәргән


Дөнья банкы мәгълүматларына караганда, дөньяның төрле илләрендә эшләгән мигрантлар икътисади кризиска карамастан быел илләренә зур санда акча җибәрә алган. 2010 елда акча күчерү 325 миллиард доллар булган.

Быел акча җибәрү күләме элекке еллар белән чагыштырганда 6 тапкырга арткан. Иң күп акча алган ил Һиндстан, Кытай, Мексика һәм Филиппиннар булган. Читтә яшәгән мигрантлардан Һиндстанга 55 миллиард доллар акча кергән. Кытайга 51 миллиард доллар.

Дөнья банкы киләсе ел бу күләмен бераз тагын артып 346 миллиардка җитәр дип исәпли.
XS
SM
MD
LG