Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экологлар каршы чыккан атом калдыклары Германиягә килеп җитте


Франциядән китерелгән 123 тон атом калдыгы Германиянең Горлебен шәһәренә килеп җитте. Тирә як мөхитне саклаучы оешмалары моңа зур каршылык белдерде. Алар атом калдыкларын ташыган поездны шәһәргә кертмәс өчен чаралар оештырган иде.

Ләкин полиция тимер юлны бушатты һәм трен ахыргы тукталышына килеп җитте.

Горлебенгә 20 чакрым ераклыкта Данненбургда йөк ташу машиналарына төялгән калдыклар моннан саклагычларга ташылды.

Германия атом калдыкларына каршы һәр елны каршылык чаралары уза. Ләкин быел элеккеләргә караганда протест чаралары көчлерәк булды. Чөнки Германия премьеры Ангела Меркель атом энергиясеннән файдалануны бетерү планның кичектерде.
XS
SM
MD
LG