Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:06

Буш: "Тoнчыктыру ысулын куллануны хуплаган өчен үкенмим"


Элекке Американ башлыгы Джордж Буш президентлык мөддәте вакытында кабул иткән кайбер карарларга үкенмәвен әйтте.

Бушның карарлары арасында тоткыннардан җавап алу өчен сораштыру вакытында "су белән тончыктыру" ысулы да бар. Буш бу ысул ярдәмендә шикләнелгән кешеләрдән алынган мәгълүматлар белән террор гамәлләренең туктатылуын һәм күп кешенең тормышының котылуын әйтте.

Элекке АКШ президенты Буш 3 тоткынны сораштыру вакытында бу ысулны кулланырга рөхсәт бирүен һәм карардан өчен бер кайчан да үкенмәвен әйтте.

Су белән тончыктыру ысулы Британия кебек төрле илләрдә кануни саналмый һәм кулланылмый.

XS
SM
MD
LG