Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмалары “Башкортстан татарлары” дигән уртак берлеккә туплана. Шушы уңайдан сишәмбе көнне Уфада аны оештыру конференциясе булып үтте.

Бу берлекнең төзеләчәге хакында төгәл бер ай элек Башкортстанның рәсми мәгълүмат агентлыгы “Башинформ”да узган матбугат очрашуында белдерелгән иде инде. Бөтенрусия “Ватаным” коммерцияле булмаган хезмәттәшлек оешмасының Башкортстандагы бүлеге җитәкчесе Раил Әсәдуллин белән Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов 8 октябрьдә журналистлар белән булган ул аралашуда шушы берлекне төзүгә этәргән төп сәбәпләр хакында сөйләде.

Башкортстанда моңа кадәр дә 15 татар оешмасын берләштерүче республика татарлары җәмәгатьчелек оешмалары берлеге эшләп килә иде. Ул 2004 елның февралендә теркәлгән иде. Әмма рәсми хакимиятләр ягыннан танылу таба алмагач, рәсми теркәлү дә үтә алмады. Шулай да аның эшчәнлеге күпмедер дәрәҗәдә алып барылды.

Әлеге яңа берлек оештыруның үзенчәлекле бер ягы бар. Анда хәзер Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин җитәкләгән “Ватаным” оешмасы да керде. Монысы истәлекле вакыйга. Чөнки моңа кадәр “Ватаным” оешмасы, нигездә, Башкортстанның элекке җитәкчелеге белән бер кулдан эшләсә, башка татар милли оешмалары, киресенчә, хакимиятләргә оппозициядә торды, республикада татар мәсьәләләре хәл ителмәүгә гел ризасызлык белдерә килде.

Башкортстан татар оешмаларын моңа кадәр дә бер тирәгә туплаган Рамил Бигнов фикеренчә, хәзер инде республикада вазгыять үзгәрде, яңа президент белән килешеп эшләү хәерле. “Һәм шул шартларда, әлбәттә инде, татар җәмәгатьчелек оешмаларының да үзара дус-тату эшләве файдага гына булачак”.

Сулдан уңга: Раил Әсәдуллин, Рамил Бигнов, Мәҗит Хуҗин
9 ноябрь көнне Уфада яңартылган берлекне оештыру җыенына килгәндә, анда Уфадан гына түгел, районнардан да татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре чакырылган иде. “Башкортстан татарлары” берлеген оештыру җыенын Рамил Бигнов ачты һәм биредә 15 татар оешмасы вәкилләре катнашуын җиткерде. Аннан соң ул җыенның көн тәртибен игълан итте.

Беренче сүзне Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин алды һәм 2004 елдан бирле башкарылган кайбер мөһим эшләр хакында хисап тотты.

Аннан соң сүз алган Рамил Бигнов “Башкортстан татарлары” берлеген төзү һәм аның бурычлары хакында сөйләде. Аның чыгышы урыс телендә булды. Шуңа күрә дә әлеге урында аның әлеге җыен ахырында “Азатлык” хәбәрчесе белән булган әңгәмәсен тыңлау уңайлы булачак. Чөнки бу әңгәмәдә дә докладта яңгыраган фикерләр булды. Иң тәүдә Рамил Бигнов элекке елларда капма-каршы торган “Ватаным” оешмасы һәм тагын башка оешмалар белән бергә кушылуга аңлатма бирде. “Хәзер без үткәндәге үпкәләрне онытып, яңабаштан хезмәттәшлек итәргә тиешбез”, – ди Рамил Бигнов.

Аның әйтүенчә, “Башкортстан татарлары” берлеге республиканың яңа хакимиятләре белән аңлашып эшләргә әзер. Бу хакта әлеге берлекне оештыру җыенында кабат-кабат әйтте ул. Бу җыенда катнашкан башка милли оешмалар җитәкчеләре дә яңа хакимиятләргә Башкортстан татарлары проблемларын аңлатырга һәм тиешле шартларны таләп итәргә кирәк, дигән фикерләрен яңгыратты.

Конференциядә катнашучылар “Башкортстан татарлары” берлегенең яңа низамнамәсен кабул итте. Берлеккә кергән оешмалар җитәкчеләре бу берлекне төзүгә ризалыкларын биреп, “Оештыру килешүе” дигән документка имзаларын салды. 15 татар оешмасы бу берлеккә керүләрен раслады.

Аннан соң җыенда “Башкортстан татарлары” берлегенең 17 кешедән торган җитәкче идарәсе – шурасы һәм 9 кешедән торган даими идарәсе – президиумы расланды.

Җыенда катнашучылар Берлекнең матбугат басмасы итеп, моңа кадәр дә ара-тирә генә булса да нәшер ителеп килгән “Халык ихтыяры” газетын расларга килеште. Җыен ахырында яңа гына төзелгән идарә - шураның утырышы да үтте. Анда “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе итеп Рамил Бигнов сайланды. Ә аның урынбасары итеп Раил Әсәдуллин тәкъдим ителде. Аннан соң шураның 5 кешедән торган Башкарма комитеты да төзелде. Аның рәисе итеп профессор Мәҗит Хуҗин сайланды.

Хәзер яңа берлекне рәсми теркәү эшләре башлана. Шушы берлеккә кергән оешмалар җитәкчеләреннән торган бер төркем республика президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашачак. Ул очрашу ноябрь азагына тәгаенләнгән. Президент белән очрашуда әлеге берлек эшчәнлеген бюджеттан финанслау һәм аңа бина бирү мәсьәләсе дә уңай хәл ителер, дип өметләнә татар милли хәрәкәте җитәкчеләре.

Рамил Бигнов
“Беркемгә дә сер түгел, соңгы елларда республиканың рәсми хакимиятләре тарафыннан кайбер милләтләрнең шул исәптән татарларның да милли-мәдәни мәнфәгатьләрен аңламау һәм аларны хәл итәргә тырышмау сәясәте алып барылды. Шушы хәл хәтта төрле татар милли оешмаларының үзләре арасында да фикер аерымлыкларына китерде. Без бер төптән җигелеп эшләргә тиеш булсак та, хакимиятләр безне үз ягына тартырга һәм бер-беребез белән чәкәштерергә тырышты. Хәзер исә республикада җитәкчелек алмашынды һәм без үз эшчәнлегебезне өр-яңа биттән башларга телибез.

Без татар милли оешмаларының электән дә берләшү омтылышлары булуын күреп тордык, аның эчендә булдык. 2004 елда ук Башкортстанда 16 татар оешмасын берләштергән Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге төзелгән иде. Әмма республикадагы сәяси шартларда алар берләшеп нәтиҗәле эшчәнлек алып бара алмады. Хәзер исә хәлләр уңайга үзгәргәч, татар оешмалары да уртак максатта җимешле эшләр һәм республикага да күбрәк файда китерер дип өметләнәбез”, диде Рамил Бигнов үз чыгышында.

Раил Әсәдуллин да үз чыгышында Башкортстан татар милли оешмаларының яңа берлек төзү карарын хуплавын белдерде. “Республикадагы милләтара дуслыкны саклау җәһәтеннән дә бик мөһим бу башлангыч”, диде ул.

“Башкортстан татарлары” берлеген төзү буенча эшләр хәзердән үк башлана. Быел бәлки аның конференциясе үтәр, ә киләсе елда Башкортстан татарларының зур корылтаен уздыру да карала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG