Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:12

Израил Йәрүсалимда 1300 яңа өй төзергә планлаштыра


Израил Тышкы эшләр министрлыгы, Израил хакимиятенең Йәрүсалимның көнчыгышындагы яһүд гаиләләр өчен 1300 өй төзәргә планлаштыруын белдерде.

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Кроули, пәнҗешәмбе көнне Израил премьер министры Беньямин Нәтaньяһу белән очрашачак Дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның Вашингтондагы очрашуда бу мәсьәләне күтәрәчәген белдерде.

БМО баш секретаре Пан Ги Мун, ил премьеры Нәтаньяһуга Израилнең яңа яһүд мәхәлләсе төзү планына ризасызлыгын белдерде. Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас Израилнең төзелешне дәвам иткән очракта тынычлык сөйләшүенә кайтуның мөмкин булмаячагын әйтте.

XS
SM
MD
LG