Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сүз иреге: кухнядан – интернетка


Русиядә интернетта чикләүләр юк. Әмма бу бары тик күз буяу өчен генә.

Русия хөкүмәте соңгы вакытта илдә интернет аша демократиянең таралуы хакында сөйләргә яратса да, чынлыкта бу күз буяу гына булып кала. “Азатлык” радиосының инглиз сәхифәсе мөхәррире Лук Оллнатт сүзләренчә, Русиядәге ирекле интернет ул бары бер алдау гына һәм сәяси процессларны хәл итүгә бернинди йогынты ясамый.

Мисал өчен, шул “Полиция турында”гы яңа канун өлгесен интернет фикер алышуга куйсалар һәм анда шактый гына бәхәсләр туса да, нәтиҗәдә аның әһәмияте булмаячак. Чөнки соңгы сүзне барыбер Русия Дәүләт Думасы әйтәчәк.

YouTube урнаштыра тора...

Башка хәлләргә килгәндә дә шуны күрергә була. YouTube сәхифәсендә төрледән-төрле хакимиятне сүккән видеолар урын ала. Әмма шуннан ни файда?

Люк Онлатт фикеренчә, Кремль интернетта цензура кертеп тә маташмаячак. Һәм киләчәктә дә монда ирекле фикер хөкем сөрәчәк.

“Чөнки челтәрдә аралашу – бу канәгатьсез халыкның “пар”ын чыгаруы өчен кулланыла. Ул берүк вакытта иреклек карашы тудырып, җәмәгатьчелек кәефен һәм оппозиция популярлыгын күзәтергә мөмкинлек бирә”, ди ул.

Интернет авторитаризмы

New America Foundation өлкән фәнни хезмәткәре Ребекка Маккиннон моны “челтәрдәге авторитаризм” дип саный. Ягъни интернетка кереп фикерләрен әйтүчеләр авторитар система белән чагыштырганда үзләрен иреклерәк тоя, әмма аңа карап кына аларга бернинди шәхси хокуклар гарантияләнми.

Әлбәттә, моның белән килешмәүчеләр дә бар. Кайберәүләр интернет ярдәмендә “совет” кешесе әкрен генә үз хокуклары өчен көрәшергә әзер булган вәкилгә әйләнә дип саный. Мисал өчен, элекке милиция майоры Алексей Дымовский интернет аша хокук саклау өлкәсендәге коррупция, башбаштаклык турында видео урнаштырды һәм бу җәмәгатьчелекнең эчке эшләр министрлыгы реформасы тирәсендә бәхәсләр уятып җибәрүенә сәбәп булды.

Моннан тыш, күптән түгел “Наркотиксыз шәһәр” фондының Түбән Тагилдагы бүлеге җитәкчесе Егор Бычков башта төрмәгә утыртылып, аннары тиз генә чыгарылды. Әлеге хәлнең Русия президенты Дмитрий Медведевның интернетта Бычковның видеосын карагач мөмкин булуы әйтелде.

Президентка Twitterga язып була

Медведевның Тwitterда утыруы инде беркемгә дә сер түгел. Президент фикеренчә, социаль челтәрләр, блоглар халык белән түрәләр арасында күпер ролен уйнаячак һәм бу түрәләргә аларның ихтыяҗларын яхшырак белү мөмкинлеген тудырачак.

Оллнатт әйтүенчә, чынлыкта Кремль интернетны “демократиядән башка гына либеральләшү” юнәлешен тормышка ашыру өчен куллана.

Сайлаудагы хәрәмләшүләрне, журналистлар алдында торган куркыныч очраклар әле дә дәвам итә.

“Әмма бу хакта хәзер блогка, яисә президентка Twitterга язарга була” дип көлемсерәп өсти Оллнатт.

“Бизнесс-online” интернет сәхифәсе баш мөхәррире Ринат Билалов Русиядә интернет демократия һичшиксез бар дип саный.

“Әмма мәсьәлә шунда - ни дәрәҗәдә җәмгыятьтә аңа ихтыяҗ бар икән? Тагын шундый фикер йөри: элек совет заманында сәясәт турындагы сүз куертулар кухняда барса, аннары мәйданнарга күчсә, хәзер инде ул интернетта дәвам итә. Ләкин соңгысы кайсыдыр ягы белән яхшырак дип уйлыйм”, ди ул.

Билалов фикеренчә, интернеттагы иреклек кайвакыт хәтта зыянга да эшли. Чөнки анда бик күп дөрес булмаган, тикшерелмәгән, кешеләрне пычратучы язмалар урын ала.
XS
SM
MD
LG