Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия президенты Казан университеты докторы булды


Финляндия президенты Тарья Һалонен Казанга килеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкач, Казан (Идел буе) федераль университетында да булды. Аңа “Казан университеты шәрәфле докторы” түштамгасы бирелде.

Университетның галимнәр шурасы 7 октябрь көнне Һалоненның рус телен таратуга һәм өйрәнүгә, ике ил мәдәниятләрен үстерүгә һәм фән-укыту өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыруга керткән өлеше өчен әлеге мактаулы исем бирү карары чыгарган иде.

Казан университеты Финляндиянең Һелсинки һәм Турку университетлары белән тыгыз хезмәттәшлектә.

Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Тарья Һалоненны һәм Финляндиянең рәсми төркемен Казан һава аланында Татарстан президенты һәм милли киемдәге кызлар чәк-чәк, ипи-тоз белән каршы алган.
XS
SM
MD
LG