Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:01

Надир Дәүләт: “Финляндия президентының Казанга килүе – фин татарлары казанышы”


Төркиядәге татар галиме, профессор Надир Дәүләт

Төркиядәге татар галиме, профессор Надир Дәүләт

Финляндия президенты Тарья Һалонен чәршәмбе Казанга килде. Аның бу сәфәрен тормышка ашыру өчен Финляндиядәге татар җәмгыяте зур өлеш кертте, ди Төркиядәге татар галиме, профессор Надир Дәүләт.

Тарья Һалонен Русиягә сәфәре (8-11 ноябрь) кысаларында бүген Казанга килде. Һалонен җитәкләгән вәкиллеккә Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте башлыгы Окан Даһер да кергән. “Финляндия президентының Казанга баруы тарихи вакыйга”, диде Окан Даһер.

Төркиядәге татар галиме Надир Дәүләт тә Көнбатыш Европа иле җитәкчесенең Мәскәүдә генә булмыйча, Казанга барып, Татарстан җитәкчеләре белән дә очрашуы – Финляндия татар җәмгыятенең соңгы еллардагы эшчәнлегенең иң зур уңышы, дип саный.

“Финляндия президенты Казанга баруы белән Мәскәүгә “без сездә азчылык халыклар барлыгын беләбез һәм аларның тормышы турында хәбәрдар” дигән ишарә ясады”, ди Надир Дәүләт.

Фин татарларыннан бердән-бер зур галим

Җомга көнне Истанбулда “Исламия” җәмгыяте башлыгы Окан Даһерның әтисе Гомәр Даһер тууына 100 ел тулуга багышланган кичә үтәчәк.

Галим Гомәр Даһерның Төркиягә турындан туры катнашы булмаса да, Төркия татарлары бу чараны чит илләрдә татар үсеше һәм тарихына зур өлеш керткән милләттәшләрне искә алу һәм алар турындагы истәлекләрне яшьләр белән уртаклашу максатында оештыра. Гомәр Даһер 1963 елда фәнни эшен яклаганчы ук Һелсинки университетында татар телен укыткан.

Кичә 12 ноябрь җомга көнне Истанбулдагы Татарстан илчелегендә үтәчәк.

Профессор Надир Дәүләт белән әңгәмәне Азатлыкта 10 ноябрь, чәршәмбе көнне тыңлагыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG