Accessibility links

Саркози илдә бәхәс тудырган пенсия реформын имзалады


Франция президенты Николя Саркози илдә бәхәс тудырган пенсия реформалары турындагы канунга кул куйды. Яңа канун белән Франциядә пенсиягә чыгу яше арттырылды.

9 ноябрьдә Франция конституция шурасы канун өлгесен раслаган иде. Октябрь аенда ул парламенттан узды.

Яңа канун белән пенсиягә чыгу яше 60-тан 62 яшькә күтәрелә.

Узган айда Франциядә пенсия реформаларына ризасызлык йөзеннән ил буйлап зур протест чаралары узган эшчеләр эшләрен ташлаган иде.
XS
SM
MD
LG