Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Багдадта христианнарга каршы булган һөҗүмдә 3 кеше үлде


Бүген Гыйрак башкаласы Багдадта христиан азчылыкны xәдәф алган һөҗүмнәрдә ким дигәндә 3 кеше үтерелде, 26 кеше яраланды.

Соңгы һөҗүм Католик чиркәвенә булган һөҗүмгә 10 көн тулганда булды. һөҗүм вакытында 40-тан артык кеше һәлак булган, күпләр яраланды.

Һөҗүмдә җаваплыкны әл-Каидә белән бәйләнеше булган бер сугышчы төркем үз өстенә алган иде.

Гыйракта 500 мең тирәсе христиан азчылык яши дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG