Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:38

Татарстан парламенты рәисе сүзләренчә, республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү берничә ел дәвам итәчәк һәм 2012 елдан да иртәрәк төгәлләнмәячәк.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу эш бер елга гына исәпләнмәгән һәм 2012 елга сузылачак берничә этап узуны күздә тота.

“Татарстанның төп кануны турында сүз барганны истә тотканда бу бик җаваплы эш. Әгәр аны өстән-өстән генә хәл итеп куйсак, Конституция үз абруен югалтачак”, диде ул “Интерфакс”ка.

Дәүләт Шурасы рәисе Татарстан Конституциясенең Русиянекенә караганда бер ел алданрак – 1992 елда кабул ителүен һәм анда республика җитәкчесе - “президент” дип аталуын искәртте.

“Хәзерге президент Рөстәм Миңнеханов һәм аңа кадәр булган Миңтимер Шәймиев бу Конституция белән ант итте”, ди ул.

Суверенитет сүзе дә киредән каралачак

Мөхәммәтшин фикеренчә, 18 ел дәвамында Русиянең үзендә дә, республикада да күп әйбер үзгәрде һәм “XXI гасырдагы чынбарлыкны” искә алып үз вакытында кирәк булган, хәзер исә бик үк мөһим булмаган нигезнамәләрне алырга кирәк.

“Суверенитет” сүзенә килгәндә парламент рәисе Русия конституцион мәхкәмәсе карарын искә алып, аның да булдырылачак эшче төркем белән каралачагын әйтте.

“Җәмәгатьчелек арасында ыгы-зыгы тудырмас өчен, аның беренче этабы Дәүләт Думасына сайлауларыннан соң, икенче этабы Русия президенты сайлавыннан соң төгәлләнергә мөмкин”, диде Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта ул Татарстан президенты вазыйфасы ким дигәндә 2012 елга кадәр сакланачагын һәм моның федераль канунга туры килүен әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG