Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:50

Нижгар татары авырлыклардан зарланып утырмый – эшли, шуңа да яхшы яши. Бигрәк тә Русия халкының кан-күз яшьләре түгеп, корылыкны каһәрләп, елап утырган чорларында мондый күтәренке рух аеруча күзгә ташлана.


Калкулыктан карасаң, Пилнә районына кергән Сафаҗай авылын шәһәр дип тә танырга була. Һәрхәлдә, сәнгать осталыгы белән салынган 2-3 катлы торак йортлар шундый тәэсир калдыра.

Эшкә батыр халык яши биредә. Шундый уңганнарның берсе – Фәрит Сәмиуллин белән әңгәмә корып алу форсаты да табылды.

– Фәрит, төп шөгылең нидән гыйбарәт?

– Без терлек асрау белән шөгыльләнәбез. 40 баш сыерым бар, аларны багабыз, ашатабыз, савабыз.

Ул кадәр малны асрау өчен ярыйсы гына печән-саламы да кирәктер бит?
"40 баш сыерым бар, аларны багабыз, ашатабыз, савабыз."
– Печәнне үзем дә әзерләдем, сатып та алдым. Фуражны яз башында ук алып куйган идем. Бер елга җитәрлек итеп үк. Быелгы корылык бераз куркытты да әле. Аллага шөкер, кыш чыгарлык рәтебез бар. Әлегә яңгырлар да яугалый, уҗымыбыз да яхшы хәлдә – уңыш булыр, дип уйлыйбыз.

Ә кулланыштагы җирең үзеңнекеме?

– Юк, мин колхоз җирен кулланам.

Җир өчен дә түләргә туры килгәч, керемең җитәрлек каламы соң?

– Быелгысы ярый инде. Корылык аркасында авыр булыр инде. Шунлыктан ярдәм дә булды. Икешәр сумнан дотация түләделәр. Ашлык өчен алтышар сумнан.

40 сыер сөтен кая да булса керемле итеп урнаштырырга да кирәк бит әле?

– Сеченга ташыйм. Анда сыр, эремчек ясыйлар.

– Ә ташу өчен транспорт каян аласың?

– Шөкер, үз машиналарым бар. Җәен көн саен ташыйбыз, чөнки озак тотсаң ачый башлый сөтебез. Ул очракта алмыйлар да. Саф сөт кирәк. Кышын исә ике көнгә бер илтү дә мөмкин.

– 40 баш сыерны савып өлгерергә дә кирәк бит әле. Хезмәткәрләрең бармы соң?

– Күрше хатыны ярдәм итә әле, шөкер. Хәер, бушлай түгел инде.

– Авылда синең кебек җегәрле егетләр тагын бармы?
Фәрит Сәмиуллин хуҗалыгы
– Бар. Берсендә - 60 баш сыер. Икенчесендә – 50. Өченчесендә хәтта 200 баш. Дөрес, ул үзе генә түгел – ике җитлеккән улы белән бергәләп эшли. Минекеләр әле – кечкенәләр. Ләкин киләчәктә киңәербез, дип өметләнеп яшибез.

– Авыл халкы арасында мал асраудан башка гамәлләр белән шөгыльләнүче малтабарлар бармы?

– Барчасы да үзләренчә эш табарга тырышалар инде. Кайсы ит белән йөри, кайсы – ашлык белән. Соңгылары ашлык сатып алалар да, үз КамАЗлары белән элеваторга ташыйлар. Кем запчасть сатып көн күрә. Бездә балта осталары да күп. Төзүчеләр дә. Аларын урысча каменщик, дибез инде без.

– Димәк, халык яшәр өчен тартыша, үз җаен таба белә?

– Иң мөһиме ул да түгел, ә үзара ярдәмчеллектә. Авылыбызда берәрсенә авырлык килсә, бергәләп җиңеп чыгу гадәте бар.

– Сезнең авыл халкының байтагы Мәскәү якларына каера. Алар арасында, читтә яшәп, туган авылына ярдәм итүчеләр бармы?

– Бар, әлбәттә. Ата-аналары биредә яши ич. Мәчетләр төзелеше – болай да аңлашыладыр инде. Ул гына түгел: юллар төзергә һәм ремонтларга, мәктәпкә ярдәм итәләр. Без дә инде, иганәчеләр кебек, үз өлешебезне кертергә тырышабыз.

– Без, дигәч, башка малтабарларны да әйтәсеңдер инде?

– Бергә инде. Биш мәчетебез эшли. Алар да бит халык акчасына төзелгән. Төп йөкне шул ук малтабарлар тарта бит инде бу очракта да.

– Тагын шундый – үзеңдәй уңган егетләрне санап китсәң иде?

– Күп алар. Санап бетерә дә алмассың...

– Үзеңдәй иң көчлеләрен генә булса да?

– Сибгать, мәсәлән, Нижгарга, Мәскәүгә ит ташый. Рушан белән Вакыйф та шундый ук эш белән шөгыльләнәләр. Хәйдәр минем кебек үк эш башкара. Ул Мәскәүдә 23 ел торды. Аннан кайтып шушы эшкә тотынды. Рафаил 60 сыер тота. Хәяр ашлык ташый, аның өч КамАЗы бар. Барый, Большевищий районында җир сатып алды да - бөтен колхоз аның карамагына күчте. Аның унбиш КамАЗы бар – кайчакта арендага бирә аларны. Хәмзә Камалетдинов ике малае белән 200 баш сыер тота. 1000 гектар җире дә бар.

Бу Фәрит Сәмиуллин булды. Аның Хәмзә Камалетдиновны телгә алуы элекке хатирәләрне дә искә төшерде бит әле. Аның әтисе колхозга керүдән баш тарткан. Шуның өчен бу гаиләне йортларыннан ук куып чыгарганнар. Гаилә кышын да землянкада көн күрергә мәҗбүр булган. Мәктәп баласы Хәмзәне мәктәп ашханәсенә дә кертмәгәннәр. Ләкин бу гаиләнең тамырлары нык булган. Яңа заманалар килгәч, нәкъ ул, беренче малтабар сыйфатында, башкаларга да юл күрсәткән.

Озын сүзнең кыскасы шул: авызлыклы йөгәннән арынган халык чәчәк атып яши, дияргә була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG