Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран көнбатыш белән атом мәсьәләсен сөйләшергә теләми


Иран белән көнбатыш илләре арасында атом сөйләшүләрен яңадан башлау турындагы соңгы сүзне ил президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат әйтте. Әхмәдиниҗат Иранның бәхәсле атом программасын көнбатыш илләре белән сөйләшергә нияте булмавын әйтте. Дәүләт телевидениесе аша ясаган чыгышында Әхмәдиниҗат, "Очрашу вакытында Иран глобаль мәсьәләләрне чишү өчен хезмәттәшлек һәм иминлекне ныгыту өчен сөйләшергә тели", дип әйтте.

БМО иминлек шурасы даими вәкиле илләр һәм Германия Иран белән алдыбыздагы көннәрдә бергә очрашырга тели. Очрашуның урны һәм тарихы турында төгәл килешү әлегә юк.

Иран атом энергиясе програмының тыныч максатта булуын алга сөрә һәм бу хакта башка илләр белән сөйләшүдән баш тарта.
XS
SM
MD
LG