Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан 134 укучысын Мисырдан кире кайтарды


Таҗикстан хөкүмәте таләбе белән Мисыр, Әзһәр университетында укыган 134 укучыны Таҗикстанга кире кайтарды. Таҗикстан хөкүмәте укучыларның радикаль булуын туктату максатында мондый карар башкаруын белдерде..

Дүшәмбе көнне таҗик укучыларны җыйган Мисыр иминлек көчләре студентларны Таҗикстан һава юллары очкычы белән илләренә кайтарды.

Таҗикстан хакимияте укучыларның рөхсәт сорамыйча Мисырга укырга китүен әйтә.

Мисырның Әзһәр университеты дин дәресләре укытылган дөньяның танылган уку йортларыннан берсе.

Таҗикстан президенты Имамали Рәхман узган айларда таҗик гаиләләргә ясаган мөрәҗәгатендә, балаларны чит илләргә укырга җибәрмәскә чакырган иде. Рәхман чит илдә укыган яшьләрнең радикаль агымнарга кереп китүен алга сөрә.
XS
SM
MD
LG