Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бер урында ике каршылык чарасы үтте


Казанда милиция башбаштаклыгына каршы урам йөреше һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең социаль, хезмәт хокукларын яклап, пикет узды.

10 ноябрь – Русия милиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көнендә милицияне сүгеп урамга чыктылар. “Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы” хәрәкәт вәкилләре милиция башбаштаклыгын тәнкыйтьләп урам йөреше уздырды. Йөреш иртәнге 11дә Ленин һәйкәле янында башланып, ярты сәгатьтән Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында тәмамланды.

“Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы” хәрәкәт вәкилләре Русия байракларын тотып, “Хәрәм сайлау”, “Милициядә башбаштаклык” дигән шигарьләр күтәреп барса, милиция хезмәткәрләре үзләрен тәнкыйтьләүчеләрне бәйрәм киемнәреннән озатып барды.

Хөкүмәт каршында тагын бер пикет

Ленин һәйкәле алдында милициягә каршы урам йөреше башланып китсә, 14.00 сәгатьтә Ленин һәйкәле артында, хөкүмәт бинасы каршында Татарстанның һөнәр берлекләре вәкилләре пикет оештырды. Пикетчылар бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруны, мәдәнияткә игътибар бирүне, бушлай югары белем алуны таләп итте, депутатларны сүздән эшкә күчәргә чакырды.


Җыенга 200ләп кеше килгән иде. Әмма аларның яртысын, пикетка үзләре теләп килгән, дип әйтеп булмый. Күбесе Казандагы югары уку йортларыннан махсус алып чыгылган студентлар иде. Кайбер остазлар шәкертләренә пикетта басып торырга, шигарьләр белән танышырга кушып йөрде. Шулай да студентлар стипендиянең аз булуыннан зарланып алды.

Медицина университеты студентларының стипендиясе 1100 сум икән. Студентлар әйтүенчә, алар пикетка үзләре теләп тә, кушканга да чыккан.

“Хезмәт хаклары 30%ка артырга тиеш”

Дөрес, пикетка үз теләкләре белән килүчеләр дә очрады. Казанның 137нче мәктәбенең һөнәр берлеге рәисе Валентина Расковская мәктәптә 6 мең сумга укыта икән. Аның сүзләренчә, укытучы кимендә 10 мең сум хезмәт хакы алырга, балалар югары уку йортларында дәүләт хисабына укырга тиеш.



“Әгәр дә югары уку йортларында белем алу түләүле, азык-төлек кыйммәт, коммуналь түләүләр артып тора икән, хезмәт хакларын да күтәрсеннәр”, ди Расковская.

Пикетчылар мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, соңгы ике елда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттырмыйлар. “Росстат” мәгълүматларына караганда, 2010 елның апрелендә сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 17,6%ы, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең 23,3%ы, мәдәният, спорт тармагы кешеләренең 25,4%ы яшәү минимумыннан азрак булган хезмәт хакы алган.



Казанның 113нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Демченко 4300 сум акча алып эшли. Фатир өчен 4200 сум түлим, ди ул.

“Бөтен акчам фатирга түләргә китә. Бу акчага яшәп булмый. Минем бит әле балам, ирем бар”, ди Демченко.

Һөнәр берлекләре хезмәткәрләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать тә язган. Анда бюджет хезмәткәрләренең эш хакын 30%ка арттыру, студентларның стипендияләрен күтәрү сорала.
XS
SM
MD
LG