Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:56

Михаил Бекетов Химки мэрына яла ягуда гаепле дип табылды


Мәскәү янындагы Химки шәһәренең килештерү мәхкәмәсе «Химкинская правда» газетасы баш мөхәррире Михаил Бекетовны Химки хакимияте башлыгы Владимир Стрельченкога яла ягуда гаепле дип тапты һәм биш мең сум күләмдә штрафка тартты.

Шул ук вакытта җинаять җаваплылыгына тарту вакыты гамәлдән чыгу сәбәпле, мәхкәмә аны штраф түләүдән азат итте.

Владимир Стрельченко Бекетовның бер әңгәмәдәге сүзләрен мыскыллау дип кабул иткән.

Бекетов мэрия эшчәнлеге һәм Химки урманы аша юл төзүне тәнкыйтьләп язмалар бастырган иде.

2008 елның ноябрендәге һөҗүмнән соң инвалид калган Бекетов мәхкәмә утырышына табиблар озатуында арбада килде.

XS
SM
MD
LG